Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык кыйммәткә төшәргә мөмкин

Татарстанда “Уылдык чәчү- 2022” операциясе бара. Әлеге ком­плекслы профилактик операция 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр ТР биоресурслар бу­енча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән.

Мөслим районында сулыклар күп. Ык, Калмыя, Мәллә елгалары, буа-күлләр балыкларга, шул исәптән аларның Кызыл китапка кертелгән төрләренә бай. Бездә табан, карп, корбан балыгы, судак, чуртаннар күп. Ләкин уылдык чәчү вакытында балы­кларны күпләп тоту тыела.

– Идел-Каспий бассейнында ба­лыкчылык кагыйдәләре буенча, 5 июньгә кадәр республика сулыкла­рында сәнәгать балыкчылыгы (про­мышленное рыболовство) тыела. Бу вакытта балыкны бары тик бер кар­макка гына тотарга ярый һәм бер кешедәге ыргаклар саны икедән артмаска тиеш, – ди хайваннар, үсемлекләр һәм сак астындагы та­бигать территорияләрен күзәтү бу­енча районара бүлеге җитәкчесе Вла­димир Муринов.

Балык тотуда төрле типтагы ятьмәләр, капканнар, утлы һәм пнев­матик корал куллану рөхсәт ителми. Шулай ук тотылган балыкның бер кешегә исәпләнгән тәүлеклек нор­масы бар, ул 5 килограммны тәшкил итә.

“Уылдык чәчү” операциясе кыса­ларында район сулыкларында рейд­лар үткәрелә. Нәтиҗәдә 11 кешегә административ беркетмә төзелгән, сулыклардан 21 ятьмә табып алын­ган. Закон бозучыларга 2-5 мең сум штраф түләргә һәм, балыкның төренә һәм күләменә карап, дәүләткә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Елгаларга ятьмә салып то­тылган затларга карата җинаять эше кузгатылачак.

– Без бу рейдларга урман кара­учылар, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп чы­габыз. Закон бозучыларны ачыкла­уда участковыйларның ярдәме зур. Операция тәмамланганчы сулыклар­ны күзәтүне дәвам итәчәкбез, – ди Владимир Муринов.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев