Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык, кап!

23 гыйнвар көнне “Кояшлы Ык” ял зонасы балыкчыларны җыйды. Биредә районыбызның олысы да, кечесе дә балык тотуда ярышты.

Боз астыннан балык тотарга яратучылар өчен көне дә матур булды. Ярыша-ярыша балык тотучылар арасында тәҗрибәле балыкчылар да, өйрәнчекләр дә бар иде. 
– Фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларның елдан-ел арта баруы сөендерә. Ярышта җитмешләп кеше катнашты. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Саф һавада узган мондый чараларга халык теләп йөри. “Алтын балык” фестивале – һөнәреңне күрсәтү, осталыгың белән мактану, шулай ук аралашу, ял итү чарасы да, – диде фестивальне оештыручы массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов. 
Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров катнашучыларга уңышлар, яхшы кәеф теләде. Теркәлгәннән соң балыкчылар күпер янына ашыкты. Кайберәүләр палаткаларга кадәр алып килгән иде. Балыкчыларның үзенчәлекле алымнар белән балык тотуын күреп кайттык. 
– Балыкчы нәрсәгә тотканын, ничек тотканын беркайчан да кешегә әйтми. Аларның үз сере, үз хәйләсе була. Балыкчыга елның бер генә фасылы да киртә була алмый. Кечкенәдән балык тотарга яратам. Бу – тәмле шөгыль, – ди Илнар Сәетгалиев. 
Күрше-тирә район балыкчылары быел да фестивальгә бик теләп кушылды. Һәр эләккән балыкка сөенеп утыра торгач, билгеләнгән вакыт сизелми дә үтеп китте. 

 

Иң күп балык тотучылар арасында беренче урынны Илназ Әхмадуллин алды. Икенче урында – Әлфис Садретдинов, өченчедә – Данир Гыйльфанов. Беренче балыкны Илнар Саетгалиев эләктерде. Илнар узган ел да бәйгенең бу номинациясендә җиңүче булган иде. Әлмәт шәһәреннән әби-бабасына кунакка кайткан ике яшьлек Арслан Кәримов иң яшь балыкчы булды. Ул өч сантиметр озынлыктагы балык тоткан. 80 яшьлек Равис Галимҗанов иң өлкән балыкчы буларак бүләкләнде. Иң зур балыкны – Айнур Әюпов, ә иң кечкенәсен Әлфис Садретдинов тотты. Илнар Сәетгалиев бәйгенең иң тиз бораулаучысы буларак та танылды. Балык тотуда ир-егетләр белән бергә хатын-кызлар да катнашты. Гүзәл балыкчы статусы Лилия Аверска бирелде. 
 

– Балыкның зурысы да, бәләкәе дә – балыкчының табышы. Шулай да һәр балыкчы иң зур балык тотарга хыяллана. Җирлегебез елга-күлләргә бай. Табигать-ананың кадерен белеп, булган нигъмәтләрне саклап тотарга гына кирәк. Фестивальне оештыручыларга да, иганәчеләргә дә зур рәхмәт! – ди Иске Вәрәш авылыннан Әлфис Садретдинов. 
Бәйгенең беренче этабы төгәлләнеп, җиңүчеләргә массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясенең Мактау грамоталары һәм иганәчеләр Эдуард Батталов, Игорь Бубеков, Марат Бәйрханов һәм Рүзәл Исанаевның истәлекле бүләкләре тапшырылды. Соңыннан теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм учакта пешкән уха, карабодай боткасы белән сыйланды.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев