Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балыкчы Сергей Елесинны үтерүчеләр тоткарланды

38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан иде. Ике көн элек аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Җинаять кылуда шикле адәмнәр дә тоткарланды. Лаеш районы суды абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу турында карар чыгарды. Тикшерү эше дәвам иткән вакытта алар 13 декабрьгә кадәр сак астында булачак....

38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан иде. Ике көн элек аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Җинаять кылуда шикле адәмнәр дә тоткарланды.
Лаеш районы суды абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу турында карар чыгарды. Тикшерү эше дәвам иткән вакытта алар 13 декабрьгә кадәр сак астында булачак. Суд утырышы барышында алар үз гаепләрен таныган, туганнарыннан гафу үтенгән. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 22 яшьлек Фәнис һәм 28 яшьлек Рамис Ситдыйковларга карата җинаять эше кузгаткан. Алар РФ ҖКның 105 нче маддәсе 2 нче өлеше ("Үтерү") һәм 167 нче маддәсе 1 нче өлеше ("Белә торып милекне юк итү") буенча гаепләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев