Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баллыйсы иде дөньяны!

Минем Казаннан Мөслимгә кайтканыма сентябрь аенда ун ел булды. Ә Иске Карамалы авыл китапханәсендә хезмәт куюыма тугыз елга якын. Төрле проектлар белән янып яшәмәсәм, бу эшемдә ай-хай үземне табар идемме соң? 

Минем Казаннан Мөслимгә кайтканыма сентябрь аенда ун ел булды. Ә Иске Карамалы авыл китапханәсендә хезмәт куюыма тугыз елга якын. Төрле проектлар белән янып яшәмәсәм, бу эшемдә ай-хай үземне табар идемме соң? 
Ике тапкыр республикакүләм игезәкләр фестивале, авылыбызның Гиннесс рекордлар китабын төзү һәм бәйрәм итеп уздыру, Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган күренекле якташларга истәлек такталары кую, республикада иң олы (1 метр да 30 сантиметрлы) кыстыбый пешерү, “Иң тәмле өчпочмак бәйгесе”, Харрас Әюп истәлегенә районкүләм каләм тибрәтүчеләр конкурсы... Саный китсәң, шактый чаралар үткәрелгән. Бу мактану түгел, бу – яшәү рәвеше. Бәлки миңа һөнәр сайлаганда масса чаралары режиссеры дигәненә тукталасы калгандыр да. Соңгы проектым – музей-китапханә. Мин аны яратып, үземнән калырлык мирас итеп эшлим. 
Сентябрь азагында Иске Карамалыда чәкчәк бәйгесе уздырдым. Бармагымны бөгә-бөгә санагач, авылыбызда утыздан артык чәкчәк пешерүче таптым. Шуларның 16сы бәйгедә катнашырга ризалык бирде. “Синең хакка!” – диделәр. Бик олы, бик кадерле сүз бу. Аны акларга да кирәк. Көне килеп җиткәч, катнашучылар 13кә калды. Берсенең көтү чираты җиткән, икенчесе аш үткәрә – төрле сәбәп. Бәйрәм башлангач өч конкурсантымның чәкчәкләре бар, ә үзләре юклыгы да ачыкланды. Өстәл чәкчәктән сыгылып тора, ә жюри членнары авызларын су белән чылата-чылата чәкчәк “кимерә”. Кемнеке тәмле? Бик катлаулы сорау шул бу. Әйтик, бәйгедә чәкчәк “бизнесмены” Зәнфирә апа Латыйпова да катнаша. Ул заказ буенча туйларга, юбилейларга сатуга пешерә. Шәхсән үзем ел саен Төркиягә алып китәм. Чит илләрдә дә таныш бу чәкчәк. Әмма һәркемнең үз осталыгы, үз сере. Мәрхүмә җиңгәчәбез Гөлбикә гомере буе “Җиде йомырка да, ике стакан он!” дияр иде. Артыгын чишмәде. 
...Җиңүчене билгеләгән арада гөрләтеп чәй эчәбез. Өстәлдә көз байлыгы – алма, кәбестә пироглары, авызда чәкчәк эри. Беренче урын иң өлкән чәкчәк пешерүче, 72 яшьлек Ләйлүфәр апа Гәрәевага бирелде. Заманында 80 йомыркага туй чәкчәкләре өйгән апа. Икенчедә – Әлфия Кашапова белән Гөлфәридә Хәсәншина. Өченче урынны “бизнесмен” Зәнфирә Латыйпова (бәйге бу!), Гөлүсә Галиева, Илсөяр Шириева (соңгылары икебуын туганнар) алды. Гомумән, династияле ярыш булды бу. Илсөяр һәм Гөлүзә апалар – бертуган, ә Гөлүсә апа белән – икенче буын. Чәкчәкләре кетердәп тора, ишелеп уңган, туганнардай охшаш иделәр. Бәйгедә катнашкан хуҗабикәләргә рәхмәттән башка сүзем юк. 
Ул 13 кило чәкчәк белән нишләдегез диярсез? Бәйге 28 сентябрьдә узды. Бер өлеше белән чәй эчтек, бер өлешен ялгыз-ятим ир-атларга өләштек. Күләмле генә чәкчәкне Өлкәннәр көнендә чәй өстәленә куйдык. Күпләрнең авызы балланды, амин! Бәрәкәтле ризык булды. 
Районыбызда чәкчәк осталары бихисап. Мин үзем Олы Чакмак авылыннан Гүзәлия апа Әдиятуллина чәкчәген бик яратам. Кемнәрдер, безнең үрнәккә кушылып, аларны да күтәрер, дөньяны баллар әле... 

Рәсемдә: Әлфия Кашапова. 

Гөлназ Шәмси, 
Иске Карамалы авыл 
китапханәсе мөдире. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X