Мөслим-информ

Балигъ булмаган укучыларны эшкә алучылар үтәргә тиешле таләпләр

Министр укучыларга хезмәт хакы түләү өчен җирле бюджетлардан иң күп акча күчерүче алдынгыларны санап узды, дип яза "Татар-информ".

14-18 яшьтәге балигъ булмаган балаларны эшкә алучылар ирекле эш йөртә алмый, аларга карата билгеле бер таләпләр бар. Алар хакында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Быел 7 айга якын вакыт эчендә республикада вакытлыча эшкә 14 яшьтән 18 яшькәчә 12 мең 442 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган, бу - планның 61 процентын тәшкил итә. Ел дәвамында барлыгы 20,5 мең балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырылган. Эльмира Зарипова укучыларның җәйге каникуллар чорында гына түгел, ә укудан буш вакытларында да эшкә кабул ителүләрен билгеләп узды. Август уртасында июльгә йомгак ясалачак, июльнең икенче яртысында һәм августта эшкә урнашачак балаларның санын, шулай ук көзге каникулларны да исәпкә алганда, министр әйтүенчә, фаразланган санга килеп җитәргә тиешләр.

"Эшкә алганда, социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә", - дип министр күп балалы, социаль яктан имин булмаган, атасы яки анасы гына тәрбияләгән, эшләмәүче гражданнар гаиләләрендә үсүче, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче ятим балаларга игътибар бирелүен билгеләп узды. "7 ай эчендә шундый 3,8 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу барлык үсмерләрнең 31 процентын тәшкил итә", - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр укучыларга түли торган сумма минималь хезмәт хакыннан түбән булмаска тиеш. Татарстанда балигъ булмаган балаларга уртача айлык хезмәт хакы 8 мең 800 сум, күп дигәне 15 мең сум тәшкил итә. Эльмира Зарипова Теләче, Питрәчтә укучыларның сәнәгать мәйданчыкларына, кече бизнес нокталарына җәлеп ителүен әйтеп узды.

Финанслау структурасына килгәндә, 2017 елда җәйге каникуллар чорында 14-18 яшьтәге гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен, Татарстан бюджетыннан 26,2 млн сум күләмендә акча каралган. Бу акча матди ярдәмгә тотыла. Укучылар башкарган эш өчен предприятиеләр түли, моннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларыннан да акча җәлеп ителә. 1 нче августка булган мәгълүматларга караганда, укучыларны эш белән тәэмин итү чыгымнарына барлыгы 35,2 млн сум акча күчерелгән, аларның 9,8 млн сумы - республика казнасыннан, 10,1 млн сумны муниципаль берәмлекләр, 15,3 млн сум акчаны эш белән тәэмин итүче оешмалар күчергән.

Җирле бюджетлардан акча белән тәэмин итүдә иң алдынгылардан Эльмира Зарипова Чаллы Түбән Кама, Алабуга, Лаеш, Саба, Азнакай районнарын билгеләп узды.

Укучыларны эшкә урнаштыручыларга карата билгеле бер таләпләр бар. 14 яшьлек балаларның эшләвенә ата яки ананың, опекунның язма ризалыгы булырга тиеш. 16 яшькәчә балалар өчен атналык эш сәгатенең 24 сәгатьтән артмавы шарт, ә 16-18 яшьлек үсмерләр атнасына 35 сәгатьтән дә артыграк эшләргә тиеш түгел.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, быелның 1 нче июленнән Россия Хезмәт кодексына федераль закон тарафыннан кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 14-15 яшьлек укучыларның көнлек эш сәгате 4 сәгатьтән артмаска тиеш. 15-16 яшьлек балаларны көненә - 5, 16-18 яшьлек укучыларны көненә 7 сәгатьтән артык эшләтү ярамый.

Балалар көче кулланыла торган төп эш төрләре - мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлау, төзекләндерү һәм ямьләндерүдә катлаулы булмаган (ваграк) эшләр, торак пунктларны һәм шәһәрләрне яшелләндерү, сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында (утырту, чүп утау, уңыш җыю) төрле эшләр.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 265 нче маддәсе яше 18 дән кимрәк булган балаларны куркыныч яки зыянлы хезмәт шартлары булган урыннарга, җир асты эшләренә эшкә урнаштыруны тыя. Моннан тыш, балаларның сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китерә торган объектларга - уен бизнесына, төнге клубларга, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар җитештерү һәм сәүдә итү белән шөгыльләнә торган объектларга укучыларны эшкә алу рөхсәт ителми. Шулай ук яшүсмерләрне бик авыр йөк күтәрүгә дә җәлеп итү тыела.

Балигъ булмаган балаларны эшкә табибларда тулысынча тикшеренү узганнан соң гына кабул итәргә ярамый. Балигъ булмаган баланың эшнең эчтәлеге, функционал, эш хакы түләү шартлары белән тулысынча таныш булуы шарт. Куркынычсызлык техникасы турында инструктаж һәркайда да уздырылырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: