Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең пленар утырышы Мөслимдә узды, комиссияне ТР премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкләде

Бүген Мөслимгә эш визиты белән ТР премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде.

Эш визитын ул тәрибягә алынган балалар гаиләләр белән танышудан башлады. Мөслимдә гомер итүче, бүгенге көндә 4 баланы тәрбияләгән 2 сабыйны балага алган Нургалиевлар һәм 6 баланы тәрбиягә алган Минһаҗевлар гаиләсендә булды. Гаиләләрнең көн-күреше, балаларның яшәү шарты белән танышты. Шулай ук балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең әгъзәлары балаларның тәрбиясе, белемнәре белән дә кызыксынды.

Васил Шәйхразиев эш визитын дәвам итеп Сугышчан һәм Хезмәт данымемориаль комплексында сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә венок салды.

Очрашу "Мизгел" яшьләр үзәгендә дәвам итте. Монда комиссия әгъзәлары тәрбиягә бала алган гаиләләр, районның балигъ булмаган балалар комиссиясе әгъзәлары, төрле структура вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып бардылар. Васил Шәйхразиев үз фикерләрен җиткерде, комиссия әгъзәлары алдында бурычларын җиткерде.

Соңыннан кунаклар район хакимияте бинасының утырышлар балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең пленар утырышында катнашты.

Васил Шәйхразиев районыбызның "Туган якны өйрәнү" музеенда булып, андагы экспонатлар белән танышты, "Дәрәҗәле кунаклар" китабында үзенең теләкләрен язып калдырды.

Миләүшә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев