Мөслим-информ

Балачак

Гел шулай: бик авыр көннәремдә, “Нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләп, кабат-кабат балачагымның пожарный тавында үткән вакытына әйләнеп кайтам. Әнкәйнең сабырлыгына, яшәү дәртенең искиткеч көчле булуына, коточкыч авырлыкларны үтеп, нервлары үтә нык какшаган әтигә дә яшәргә, көрәшергә өмет бирә алырлык көч каян килде икән, дип гаҗәпләнәм.

Яшәргә яраклы булмаган урында өч бала (берсе 10 көнлек) белән тормыш алып барып кара әле син! Авыз ачып зарлану, безгә, әтигә әз генә дә тавыш күтәреп эндәшү булмады әнкәй ягыннан. Әти әйтә иде әнкәйгә: “Әминә, син минем өчен әти дә, әни дә, тугры дус та, яраткан кешем дә, балаларымның анасы да”, – дип. Бу – әнкәйгә, хатын-кызга бирелүче иң кыйммәтле бәя, дип уйлыйм. Бигрәк чебен тисә дә чер итәргә торабыз шул! Яшәү шартларыбыз мең кат рәхәт булса да, сабырлык җитеп бетми.

Ә миңа нәрсә, әти-әнкәй – янда, тирә-юньдә искитмәле дөнья кайный. Әйдәгез, сезгә дә күрсәтәм. Пожарка ихатасында пилорама урнашкан, ул көне буе халык мәнфәгатьләре өчен тырыша. Аның эшләгәнен карап торуы шундый кызык! Агачларны төрле калынлыктагы такталарга яралар. Ярылган такталардан чыккан хуш ис тирә- якка тарала. Эшләр тынгач, кичке якта, апалар көянтә чиләк белән опилкага менә. Сылау сыларга кушалар аны. Икенче юлы ат тизәгенә киләләр, анысын да шул ук сылау измәсенә кушарга кирәк. Ат тизәген гел җиткерә алмый аларга әти. Атлар астын җыештырып, әзерләп куйганы көннеке-көнгә бетеп бара. Бигрәк күп сылау сыларга кирәк шул апаларга! Кышка аяк басканчы мал сараеннан башлап, мунчасын, өен җылытырга, тишек-тошыкларын томалап куясы бар.

Пилорама янында бераз буталып, эшләгән абыйларның бераз ачуын китереп йөргәннән соң, тау буйлап тезелеп киткән ригалар ягына китәм. Көзен- кышын анда эш бетәсе түгел. Ригалар озын, кысалары бик биек түгел, булса, шул ике метр чамасыдыр, түбәләре салам белән ябылган. Иң кызык эш беренче ригада бара. Анда сигез апа, чабагач белән алыш-тилеш сугып, тобырша өстендә киндер орлыгы сугалар. Дөресрәге, киндернең орлыгын сугып чыгаралар. Кулларына күз иярми, ә тобырша өстендә орлыклар таучык булып өелә. Апаларым, орлыклар күбәюгә, аны чиләкләп капчыкларга тутыралар. Миңа да күчтәнәч тия, орлыкны кесәмнең яртысы булганчы салалар. Ул бер стакан чамасы була әле. Әнкәй аны мичтә табада куырып бирә. Искиткеч тәмле була куырган орлык! Әле аны авыл кешеләренә дә бирәләр иде. Билгеле, сатып биргәннәрдер. Әле дә күз алдымда: әнкәй бер чиләк мөлдерәмә тулган киндер орлыгын су мичкәләре торган корылманың матчасына асып куя иде. Шунда ук көнбагыш та чиләге белән урын ала. Менә хәзер уйлап йөрим: хәзер киндер (кыргый) бәрәңге бакчасы башында үссә дә, хуҗаларга штраф яный, ә мин бәләкәй чакта авылым басуларын тутырып үсә иде ул үсемлек. Наркоманнар да булмаган. Киндер орлыгын туйганчы ашый идек, югыйсә. Көнбагыш мае да үзебездә үскән чималдан булып, тәме хәзер дә авызда саклана.

Бер сәяхәткә чыккач, күрше ригаларны да карамый үтеп булмас инде. Бик эссегә китеп, юлдан машина узган мәлне хәтерләткән тузан өермәсе чыга иде аның ишегеннән. Ишек яныннан карасаң, шул тузан болыты эченнән битен яулык белән каплаган әле бер, әле икенче апаның гәүдәсен шәйләп каласың. Монда сугып бетерә алмый калган ашлык көлтәләрен сугалар. Бик зур агрегат ул молотилка, аның тавышы!

Сәйдә НӘБИУЛЛИНА- ЯКУПОВА.

Баланлы – Казан.

Фото – Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: