Мөслим-информ

Баланы саклау – әти-әнинең бурычы

Дөньяда ел саен 3 миллионнан күбрәк бала вакцинация ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин булган инфекцияләрдән үлә.

Йогышлы авыруларга каршы тору өчен әлеге авыру белән чирләп терелергә яки прививка ясатырга кирәк. Кайбер әниләр балаларына прививка ясатуга каршы. Без кечкенә чакта, прививкалар календарендә нинди төр прививка бар, әниләр безгә барысын да ясата иде. Ул чорда прививка кирәкме-юкмы дигән сорау, гомумән, тумады.

– Әти-әниләр, интернеттагы фейк-язмаларга ышанып, прививка ясатмыйча, балаларының гомерләре белән уйныйлар. Россиядә профилактик прививкалар календаре бар. Прививкалар ике төркемгә бүленә: планлы (гепатит, туберкулез, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит, паротит, кызылчага каршы) һәм эпидемик хәлгә бәйле ясалучы препаратлар (грипп, талпан энцефалиты, А гепатиты, менингококк инфекциясеннән прививкалар һ.б.). Прививка күпсанлы йогышлы авыруларны кисәтүдә куәтле чара булып тора, – ди Резеда Мөҗипова.

Прививкалар баланы йогышлы авырулардан саклау өчен кирәк. Прививка ясалган бала авыруны җиңелрәк үткәрә һәм өзлегүләр булмый. Профилактик прививкалар баланы полиомиелит, дифтерия, коклюш, туберкулез, столбняк, В гепатитыннан һәм башка чирләрдән саклый ала.

– Соңгы елларда моңа кадәр күренмәгән коклюш инфекциясе үзен сиздерә башлады. 1 яшькә кадәрге бала организмына ул бик начар тәэсир итәргә мөмкин. Прививка ясар алдыннан табиб баланы тикшерә. Прививка вакытында баланың сау-сәламәт булуы мөһим! Шуңа күрә кан һәм сидек анализларын бирү мәҗбүри, невропатологка күренү дә файдага гына булачак! – ди район педиатры Резеда Мөҗипова.

Йогышлы авырулар нәрсәсе белән куркыныч соң? Табиблар әйтүенчә, прививка ясатмау бик күп төрле өзлегүләр белән куркыныч. Мәсәлән, полиомиелит (балалар параличы) үзәк нерв системасын, арка миен зарарлый. Бу төр авыру параличка һәм гомерлек инвалидлыкка китерә. В гепатиты – бавыр ялкынсынуы белән характерланучы йогышлы авыру. Бала вакытта кичерелгән гепатит 50-95 процент очракта бавыр циррозына һәм бавырның беренчел яман шешенә китерүче хроник формага күчәргә мөмкин.

Тарихи белешмәләргә күз салсак, элек кызамык яки дифтерия эпидемия формасын алган һәм әлеге авырулардан үлүчеләр күп булган. Әлеге авырулар тамчы-һава юлы белән тапшырыла һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү бу чирләр өчен киртә була алмый. Ә прививкалар әлеге инфекцияләрне булдырмаска, таратмаска мөмкинлек бирә.

– Кызамык, кызылча (краснуха) кебек авырулардан дәвалау авыр. Бу очракта авырудан саклануның бердәнбер юлы – вакцинация. Прививка ясату баланы төрле авырулардан саклау өчен кирәк, –ди Резеда Мөҗипова.

Бик күп кешенең гомере өзелүгә китергән кара оспа да прививкалар аркасында гына юкка чыккан. Прививкалардан баш тарту күптән онытылган йогышлы авыруларның баш калкытуына, хәтта эпидемиягә китерергә мөмкин.

Бүген прививка-вакциналар бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, ди табиблар. Препаратлар югары технологияләр нигезендә әзерләнә. Алда әйтелгәнчә, вакцинация алдыннан табиб баланы карый һәм прививкага каршы күрсәткечләрне билгели.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: