Реклама
Баланны авыл җирлеге сабантуй бәйрәмен быел яңа урында һәм яңача итеп уздырырга ниятли. Бу хакта авыл җирлегенең социаль челтәрдә теркәлгән рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Быел Баланны сабантуена яңа уен - сөлге ярышы кертеләчәк. Монда оста, матур, зәвыклы һәм үзенчәлекле итеп чигелгән сөлгеләр күргәзмәсе оештырылачак. Иң матур сөлге биек багана башына эленәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз