Мөслим-информ

Баланлылар велопробегка чыкты

Баланлы авылында велоярышлар узды. Ин яшь катнашучыга - 5 яшь булса, иң өлкәне Рәйхан Якупов булды, аңа 65 яшь. Иң креатив велик - Венера Хуҗинада дип билгеләнде, аның ''пассажирлары'' да куркынычсызлык каешлары эләктергән иде.

Иң ''өлкән'' велосипед моннан 14 ел элек алынган. Иң яңасына исә 1 ай булып чыкты. Ярышта катнашучылар "елан" да, ''сигезле''не дә бик оста ясадылар, сорауларга бик тиз жавап таптылар, уеннарда активлыкларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә безгә бәйгене оештыручы Илүсә Исламова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: