Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлыдан Фәния Хафизова балык пешерү серләре белән уртаклаша

"Балыкның файдалы ризык икәнен һәркем белә. Ә менә аны кыздыру һәм пешерүнең үз сере бар", - ди Баланлы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Хафизова. Ул бүген шүкә балыгын кыздыру серләре белән уртаклаша.

Шукә - коры, майсызрак балык. Иң элек, балыкны чистартып, 2-3 см. калынлыкта турыйм. Һәм 2 литр суга 4 калак тоз салып, балыкларны шул тозлы суда 1-2 сәгать тотам. Шул арада сөт белән соус әзерләп куям. Тигез микъдарда алынган 250 грамм чамасы сөт белән суны кайнатып чыгарам. Шуңа борыч, төрле тәмләткечләр (тавык яки балык кыздыру өчен, роллтон) салам һәм бер-ике калак он салып бераз гына куертам.Озак кайнатмыйм, тирән табага күп итеп май салам,балыкларны тезәм, кискән ягы белән яткырып куям, өстенә соусны коям. Өстенә чыгар-чыкмас калса да әйбәт пешә. Духовкада бер сәг. чамасы пешә.Пешкәнен шуннан белеп була, балыклар чип-чиста майда пешкән кебек була,соусы бөтенләй күренми. Бик йомшак, майлы , тәмле була! Сезгә дә пешереп карарга тәкъдим итәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев