Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлыда балаларны табигатьне сакларга өйрәтәләр

Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру -экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле, дип яза безгә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Ленара Әюпова.

Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы максат белән без ел саен мәктәптә табигатькә багышланган кичәләр, конкурслар, ярышлар уздырабыз. Һәр балага ел фасыллары, аларның бер-берсеннән аерылып торуы, кабатланмавы, терек hәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр турында эзлекле белем бирергә тырышабыз. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә түтәлләрдә яшелчә үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне балаларның яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә. Балалар белән тирә-юньне күп күзәтү алар күңелендә яңадан-яңа сораулар тудыра, кызыксынуларын арттыра.

Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырттылар, өйләреннән ярма, көнбагыш алып килделәр. Саф hавага чыкканда, аларны җимлеккә салдык. Балалар җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраталар, кышын ачыккан кошларны бик кызганалар. Буш вакытларында җимлеккә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә ясыйлар. Шуңа мин аларнын киләчәктә яхшы күңелле балалар булып үсүләренә ышанам.

Балалар белән "Кошлар көне", "Нәүрүз", "Кечкенә дусларыбыз белән янәшә" исеме астында төрле экологик бәйрәмнәр үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең һәм кошларның кышка әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Бер караганда авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Чөнки авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә. Экскурсияләр вакытында укучылар дәресләрдә алган теоретик белемнәрен практикада кулланалар, яңа күнекмәләр алалар. Табигатькә сакчыл карашның никадәр җаваплы булуын аңлап, аны эштә күрсәтәләр.

Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк. Шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту - бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә хисле һәм күңелләре дә чистарак. Табигатькә карата аларда сакчыл караш югала икән, димәк, бу - безнең гаеп. Дөньяда балалар табигать белән гармониядә яшәсен, бәхетле һәм озын гомерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев