Мөслим-информ

Баланлыда балаларны экологик яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирелә

Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара, дип яза безгә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Ленара...

Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара, дип яза безгә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Ленара Аюпова.

Бүген без шулкадәр шапшак яшибез, торган-яшәгән җиребез елдан-ел, иң кыйммәтле порошоклар белән җиң сызганып юсаң да чистарта алмаслык дәрәҗәдә пычрана бара. Планетабыз бу хәлгә озак түзә алмас.

Планетада соңгы 20 ел эчендә генә 200 млн га мәйданда урман массивлары юкка чыгарыла. Агачлар күпләп киселә, яндырыла, бу исә, 100 мең төрдәге үсемлекләр һәм тереклек ияләре юкка чыга дигән сүз.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы. Моның өчен мәктәптә төрле эшләр башкарыла.

Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру -экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле һәм ул максатчан алып барылырга тиеш. Укучыларга башлангыч сыйныфларда ук әби-бабаларыбызның табигать байлыкларыннан бик сак файдаланулары турында аңлатырга кирәк. "Әгәр дә кешеләр табигатькә, мохиткә зыян китермичә генә матди байлыклар тудырырга өйрәнмәсә, җир йөзеннән кеше үзе дә юкка чыгарга мөмкин" дигән хакыйкатьне күптән аңлаган әби-бабайлар беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Үз балаларын да табигатьне саклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, җыр, бәет аша бирелгән. Бүген исә без балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасына һәм әдәби әсәрләргә таянып эш итәбез.

Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы максат белән без һәр ел саен мәктәптә табигатькә багышланган кичәләр, конкурслар, ярышлар уздырабыз. Һәр балага ел фасыллары, аларның бер-берсеннән аерылып торуы, кабатланмавы, терек hәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр турында ел дәвамында белем бирергә тырышабыз. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә түтәлләрдә яшелчә үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне балаларның яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә. Балалар белән тирә - юньне күп күзәттек, алар күңелендә яңадан - яңа сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Көзең бөҗәкләр кая китә? h.б. сораулар. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәбез.

Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырттылар, өйләреннән ярма, көнбагыш алып килделәр. Саф hавага чыкканда, аларны җимлеккә салдык. Балалар җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар. Буш вакытларында җимлеккә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә ясыйлар. Шуңа мин аларнын киләчәктә яхшы күңелле балалар булып үсүләренә ышанам.

Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрәбез: "Кошлар көне", "Нәүрүз", "Кечкенә дусларыбыз белән янәшә" һ.б. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

Экологик белем һәм тәрбия бирү - дөньяга караш формалаштыруның нигезе. Бүгенге киләчәгебез яшьләргә, укучы балаларга тиешле юнәлешле эш алып баруда игътибарны арттыруда мәктәп күп төрле тәрбияви эш алып бара. Авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә.

Экскурсияләребездә укучылар үзләштергән теоретик белемнәрен практикада кулланып ныгыталар, яңа күнекмәләр алалар. Сакчыл караш тәрбияләүдә җаваплылыкны сизеп эштә күрсәтәләр.

Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту - бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: