Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы укучысы Зилә Гыйзетдинова - иң яхшы экскурсовод

Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары тарафыннан "Минем кече ватаным буйлап" дип аталган бәйге игълан ителде. Бәйге туган якны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен активлаштыру максатыннан оештырылды. 13 мәктәп эшләрен электрон вариантта тәкъдим иттеләр. Бәйгенең муниципаль туры 15 февраль көнне мәгариф идарәсе базасында үткәрелде.

Мәктәпләрнең яшь экскурсоводлары һәм аларның фәнни җитәкчеләре бик зур күләмле эшләр башкарганнар. Жюрига тәкъдим ителгән эшләрне тыңлаганнан соң урыннар билгеләнде. 1 урынга Баланлы мәктәбе укучысы Зилә Гыйзетдинова лаек булды (фәнни җитәкчесе Г.Сафина). 2 урынны Тат. Шуран мәктәбеннән Руслан Шәмсетдинов (җитәкчесе Г. Мәрданова) белән Салауз Муханнан Ислам Шәехов (җитәкчесе Г. Вәлиева) бүлештеләр. 3 урынга Зилә Төхбәгалиева (Тат. Бүләр) белән Михайловкадан Раушан Нигъмәтуллинлаек булдылар. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев