Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы авыл җирлегендә яшәүчеләр юллы да, сулы да булачаклар

Җирле үзидаәләр тормышы турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова белән әңгәмәбез - бүгенге эшләр һәм киләчәккә планнар турында.

- Илүсә Илгизәровна, җирлектә халыкның үзмәшгульлеге ни дәрәҗәдә?

- Баланлы авыл җирлегенә кергән Баланлы, Шуганка, Чия-Түбә авылларында 670 кеше яши, шуның 364е - эш яшендәгеләр, 33е үзебездә бюджет өлкәсендә хезмәт куя, 70 кеше читтә эшли. Үз эшләрен ачып, гаилә фермалары булдырган Габидуллиннар, Йосыповлар, җир кишәрлекләре алып, икмәк, печән үстерүче Рифкать Юнысов, Ришат Шәгалиев, Ринат Хәсәнов, Рәшит Галләмов кебек эшмәкәрләр башкаларга матур үрнәк күрсәтәләр. Шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән сөтне эшкәртеп, эремчек, каймак, катык, корт, куертылган сөт сатудан шактый файда алучылар да бар.

Җирлектәге 243 шәхси хуҗалыкта 540 баш мөгезле эре терлек (шуның эчендә 170 сыер, 400 дән артык сарык һәм кәҗә, 10 ат) исәпләнә. Республика тарафыннан күрсәтелүче ярдәм терлекләрнең баш санын киметмәүгә уңай йогынты ясый, быел 600 мең сумлык субсидия таратылды. Ике авылда халыктан 140 тоннага якын сөт җыелды, гаиләләр бюджетына барлыгы 2 млн 500 мең сумга якын акча кергән, дигән сүз. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продуктларны файдалы шартларда сатуны оештыру максатында җитештерүчеләр кооперативы төзү ниятләнә.

- Җирлектәге социаль-көнкүреш объектлары эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.

- Бездә ике мәктәп, ике балалар бакчасы, ике авыл клубы һәм китапханәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, дүрт шәхси кибет эшли, гомумән, 14 социаль объект бар. Халыкның тулы канлы яшәешен тәэмин итү, ялын файдалы оештыру, спорт чараларына тарту өчен аларда бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бәйрәмнәрне һәм халкыбыз йолаларын тиешле югарылыкта үткәрүгә игътибар бирәбез. Авыл җирлекләре арасында уздырылган кышкы спартакиаданың зона турында беренче урынны алуыбыз, эшләүче яшьләр арасында үткәрелүче "Мөслим даһилары" интеллектуаль уенында уңышлы чыгыш ясавыбыз, ГТО нормативларын алтын билгегә тапшыра алырлык яшьләребез һәм ветераннарыбыз булу, районда үткәрелгән массакүләм чараларның барысында да актив катнашуыбыз җирлектә яшәүчеләрне берләштерә, сәләтлеләрне ачарга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә.

- Илүсә Илгизәровна, сезнең җирлектә өлкән буынны актив тормышка тарту юнәлешендә дә шактый эш башкарыла, дип беләбез.

- Бездә халыкның 30 проценты - пенсия яшендәгеләр. Ике социаль хезмәткәребез мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә ярдәм итә. Караучысыз, ярдәмчесез интегеп яшәүчеләребез юк. Лаеклы ялга чыккач та, үзләрен тормыш корабыннан төшеп калган дип хис итмәсеннәр өчен, өлкәннәрне җирлектә үткәрелгән чараларга тартабыз, дини бәйрәмнәргә чакырабыз. Балалары булмаган яки сирәгрәк кайткан өлкәннәр янында авыл җирлеге активы еш була. Спонсорларны җәлеп итеп, күчтәнәчләр алып керү, җыр-бию, матур сүзләр белән күңелләрен күтәрү, кирәкле әйбер-караларын алып кайтып бирү оештырыла.

Кичләрен Шуганка һәм Баланлы авылы урамнарында саф һава сулап җәяү йөрүчеләр, скандинавча атлаучылар, Баланлының озын тавында чана шуу чараларына оныклары белән чыгучылар, велосипедта йөрүчеләр көннән-көн арта. Димәк, өлкәннәр дә сәламәтлекләренә битараф түгел.

- Илүсә Илгизәровна, җирлек бюджетын формалаштыручы салымнар җыю буенча эшләр ничек тора? Үзара салым акчасын нинди максатларга юнәлтәсе?

- Быелга билгеләнгән транспорт, җир һәм мөлкәт салымнарын җыю башланды. Соңгы ике елда үзара салым акчаларына Шуганканың Үзәк урамына гравий түшәп юл салынды, асфальт юллар төзекләндерелде, гравий өстәп юллар тигезләтелде, кыш көне кардан чистартылды, тормыш өчен куркыныч тудыручы биек агачлар киселде, урам утлары өчен лампалар, Яңа Егоревка зиратына коймалык материал алынды. Баланлы зиратының урам як коймасын алыштырдык. Баланлының Яшьләр урамына алып чыгучы юлы һәм күпере аяныч хәлдә булып, язын күпер икегә өзелә, ни техника белән, ни җәяү үтеп булмый иде. Башта плитәләр тезеп күперне ныгыттык, кирпеч ватыклары салып, юлны тигезләдек, гравий җәйдек. Вөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә Шуганка авылында куелган һәйкәлне, урыныннан күчереп, яңа өслеккә урнаштырдык, әйләнә-тирәсенә койма тотылды, нарат агачлары утыртылды.

"Каенкай" балалар бакчасында, санитар нормаларга туры китереп, ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылды. Шулай ук Баланлы авылының Сабантуй мәйданы да яңа урынга күчерелде. Киләсе язда агачлар утыртып, паркны әйләндереп алу күздә тотыла. Быел җәй айларында мәшгульлек үзәге һәм авыл җирлеге аша яшүсмерләрне эшкә җәлеп иттек. Алар көче белән буа, чишмәләр тирәсе чүп-чардан арындырылды, урамнар, зират буйлары чабылды, күрсәтмә такталар буялды, баганалар агартылды, юл буендагы чүпләр җыелды.

Шуганкада яшәүчеләрнең бер өлеше сусызлыктан интегә иде. 1970-90 елларда салынган су системасының торбалары, тулысынча диярлек сафтан чыкты. Быел "Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе" ярдәме белән ике урамга яңа торбалар сузылды. Алга таба, санитар нормаларга туры китереп, башня тирәләрен әйләндерәсе, будкалар ясатасы, су системасын карап, төзекләндеререп торасы, Үзәк, Совхоз урамнарының, шулай ук Баланлы авылының су торбаларын алыштырасы бар. Бу эшләр барысы да җирлектәге халык ярдәме, үзара салым акчалары белән башкарылачак. Шулай ук республика һәм грант-конкурсларда катнашып, читтән инвестицияләр җәлеп итеп тә авылларыбызның социаль инфраструктурасын үзгәртергә өметләнәбез. Быел Чия-Түбә авылы өчен бик шатлыклы вакыйга булды - авылга атап эшләнгән "Авылым коесы" проекты белән, "Лукойл" нефть компаниясенең иҗтимагый-мәдәни проектлары конкурсында катнашып, грант оттым. Авыл уртасындагы бердәнбер "уртак хуҗалык" булган урам коесын төзекләндерергә акча кайтачак! Язын коены "сүтеп яңадан җыячакбыз".

"Ил төкерсә, күл була", диләр. Корбангали мәчетенең тавыш көчәйткече яраксызга әйләнгәч, аппаратура алыр өчен мөрәҗәгать белән чыктык. Киң күңелле авылдашларыбыз ярдәме белән тиешле сумма җыелды. Авылыбыз өстендә кабаттан азан тавышы яңгырый.

- Ташландык басуларга җан өреп, "Намус" агрофирмасының эшли башлавы да җирлек тормышына уңай йогынты ясагандыр.

- Шөкер, берничә ел кул тимичә, кура урманына әйләнгән басуларыбыз хуҗалы булды. Бик күп ресурслар кертеп эшкәртелгән басулар нәтиҗәсен дә күрсәтә. Көзге бодайның гектарыннан - 40 центнер, язгысыннан 35 центнер уңыш җыелды. Басуларыбызда америка технологиясен кулланып чөгендер үстерелде. Аның гектарыннан 500 центнерга якын уңыш алдылар. Киләсе елга көнбагыш, рапс кебек техник культуралар да үстерергә ниятлиләр. Агрофирма пай җирләре өчен халыкка 3әр центнер исәбеннән арпа таратты, ике ел инде пай җирләре өчен салым акчасын кире кайтара, агрофирмада 11 кешебез эшли, киләчәктә күбрәк тә булырлар, дигән өмет, чөнки уңайлыклары булдырылган өр-яңа техника, эш шартлары, хезмәт хакы лаеклы һәм вакытында бирелә. Әнә шулай киләчәккә зур планнар белән яши җирлек.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев