Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан чәй табыннары әзерләнгән

Бүген Шуганка һәм Баланлы авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар үтте. Анда ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева чарабызның кунаклары булдылар. Баланлы мәктәбе укучылары, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылып,...

Бүген Шуганка һәм Баланлы авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар үтте. Анда ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева чарабызның кунаклары булдылар. Баланлы мәктәбе укучылары, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылып, каһарманнарыбызның фотоларын һәйкәл янына алып килделәр. "Намус" агрофирмасы, шәхси эшмәкәрләр Илүзә Хамматуллина, Тәслимә Гыйзетдинова ярдәме белән ике авылда да чәй өстәлләре әзерләнде, дип хәбәр итә Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев