Баланлы авыл җирлеге сабантуе быел яңа урында һәм яңача узды (ФОТОЛАР)

Баланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларныда Сабантуй бәйрәмнәре, күп кунаклар җыеп, зур оешканлык белән үткәрелде. Баланлыда мәйдан яңа урында, авылның иң биек ноктасында, авылдашлар бик яраткан, читтә яшәүчеләр сагынып кайта торган Озын тау башына ясалды, дип яза безгә Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.
Бәйрәмгә әзерлек вакытында Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаннан чигелгән сөлгеләргә конурс игълан ителгән иде. Кызлар-ханымнар күңел җылысын, күз нурларын салып, милли орнаментлар белән бик матур сөлгеләр чигеп алып килделәр. Алар белән туры баганаларны бизәдек, бүләк җыярга чыккан ат хуҗасына тапшырдык.
Шуганка авылында зур кәстрүлгә салынган катык эченнән әйбер эзләү уены традициягә әйләнеп бара, бу бәйге катнашучыларда да, тамашачыларда да зур кызыксыну уята. Агач атларда мәйданны әйләнү дә бар халыкның күңелен күтәрде.
Баланлы Сабантуй мәйданында яңалыклар күп булды, авыш баганага менүчеләрне бер түгел, ике әтәч көтә иде, балалар битләренә бизәкләр, рәсемнәр ясатып кинәнде, аквагрим хезмәте бар теләгән кешегә бушка күрсәтелде. Мәйданны легендар "ГАЗ-5" машинасы бизәде, аның янында рәхәтләнеп фотога төштеләр, өлкәннәр истәлекләрен яңартты. Кибетләр эшләп торды, бәйрәм итәргә, уеннарда катнашырга бар мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Бүләкләр өчен "Намус" агрофирмасы, шәхси эшмәкәрләр, кунаклар, авылдашлар спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Атлар булмау сәбәпле, ат чабышлары үткәрә алмавыбыз һәм үзебездә зурлардан көрәшчеләр булмау гына күңелне тырнады, әлбәттә. Әмма балалар һәм яшүсмерләр көрәшенең бик кызу баруы киләсе елларда инде мәйданнарда бил алышырдай көрәшчеләребез булачагын күрсәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 май 2022 - 09:13Талпан йоклап ятмый! Табигать кочагына ял итәргә чыкканда, күпләр талпан иярә күрмәсен дип курка. Тик талпаннарны урман-болыннарда гына түгел, паркларда да очратырга була. Быел талпаннар аеруча активлык күрсәтә, ди белгечләр.11600
-
29 май 2022 - 08:35Языл һәм бүләк от! Май ахырына кадәр 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.20800
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.12500
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.11900
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде11800
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.75800
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.26400
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.24500
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.36300
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5130402
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.396100
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.344301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).258304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.222003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика