Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы авыл җирлеге өлкәннәрен хөрмәтләде (ФОТОЛАР)

Баланлы авыл җирлегендә өлкәннәр декадасы 30 сентябрь көнне зур өстәлләргә кунаклар җыеп башланып китте. Җирлектә 205 пенсия яшендәге кеше яши.

Баланлы авыл җирлеге "Намус" агрофирмасы белән берлектә Шуганка, Баланлы һәм Чия-Түбә авылларында яшәүче өлкәннәрне бәйрәмгә чакырды.
Агрофирма белгечләре Бадретдинов Рафис һәм Вәлеев Фәнил бик күп күчтәнәчләр белән килеп матур котлауларнын җиткерделәр, агрохуҗалыкның бүгенге торышы, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Баланлы , Шуганка мәктәпләре, балалар бакчасы коллективында эшләүче хезмәткәрләр бик тәмле ризыклар пешереп өстәлләрне бизәделәр. Әби-бабайларыбыз аяк-куллары сызлауларын да онытып очынып-очынып биеделәр, дәртле һәм моңсу җырлар тыңладылар, истәлекләр уртаклашып , матур котлаулар тыңлап бермә-бер яшәреп таралыштылар, дип яза безгә Баланлы авылының ветераннар Советы рәисе Гөлүсә Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама