Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлыда корбан ашы үткәргәннәр

"Гаетне үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт", ди авыл башлыгы.

Баланлы авылының Корбангали мәчетендә әти-әнисе шушы авылда туып үскән Рәсим Кәшифразов корбан ашы үткәргән. Авыл өчен чалынган корбаннан аш, бәлеш әзерләгәннәр, авыл халкы, кунаклар күчтәнәч – тәм-том белән килгән. "Кәшифразовлар авыл өчен беренче генә тапкыр корбан чалдырмый. Узган ел Рәсимнең әнисе Розалия ханым корбан чалдырды", ди Баланлы авыл башлыгы Илүсә Исламова. Корбан ите урында ятучыларга да таратылган. 

Илүсә ханым Баланлы һәм Шуганка авылларында мәдрәсәләр эшләвен дә хәбәр итте. Биредә авыл халкы ислам нигезләрен – шәригать кануннарын, гарәп хәрефләрен өйрәнә. Укулар октябрь аенда башланып, май аенда төгәлләнгән. "10-12 кеше  белем ала. Арада хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Авыл муллалары укыта", ди Илүсә Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама