Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалы йорт – нурлы йорт

Ятим баланы гаиләңә сыендыру, аңа әти-әни булу өчен йөрәктәге җылылык чиксез булырга тиештер. Иске Вәрәш авылында гомер итүче Чулпан һәм Илгиз Хафизовлар да – шундый олы җанлы кешеләр. 

Мәктәптә укыганда ук бер-берсен яратып йөргән егет белән кызның мәхәббәтенә быел – төгәл 30 ел. Гомер еллары тәгәрәсә дә, бер-берсенә булган ихтирам, наз, ярату кимемәгән. 
Мәктәпне тәмамлагач, Чулпан һөнәри училищеда тәрбияче һөнәрен үзләштерә дә авылда балалар бакчасында эшли башлый. Биш ел очрашып йөргән Илгизе Себергә эшкә киткәч, сөйгәнен сагынудан изаланган кыз егет артыннан Себергә юл тота. 
– Чулпан белән авылдашлар без. Озак еллар Себердә яшәп кайттык. Мин – нефть оешмасында, тормыш иптәшем мәктәптә эшләде. Туган җир сагындыра икән! 2013 елда авылда әкренләп өй сала башладык. Чулпан белән бергәләп җиткергән йорт бу, – ди Илгиз. 
Бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәгән матур парга Ходай бала гына бирмәгән. Могҗиза көтеп гаҗиз булгач, Хафизовлар тәрбиягә бала алырга уйлыйлар. Бу адымга ныклап уйлап бара алар. Сабыйларына бирелергә тиешле, күңел түрендә ничә еллар йөргән яратуны алар дүрт ел элек Артем белән Кириллга бүләк итәләр. Ул көнне бүген дә хәтерли Чулпан. 
– Кирәкле докментларны туплап, “Балагызны килеп алыгыз” дигән сүзләрне көтә башладык. Күптән көткән шалтырату килгәч, иптәшем белән юлга кузгалдык. Каушаганбыздыр инде, районның опека бүлегенә хәбәр итәргә онытып, үзебез генә Әлмәткә юл тоттык. Әлмәт шәһәренең балалар йортында безгә бертуган ике малай – җиде яшьлек Кирилл белән биш яшьлек Артемны алып чыктылар. Икесе дә шулкадәр матурлар, шуклар, шаяннар! Сөенечебезнең чиге булмады! Балаларны тизрәк өйгә алып кайтасы, кочаклыйсы, яратасы килде, – дип искә ала Чулпан. 
Хафизовлар балаларны гаиләгә бөтенләйгә алып кайтуларын башта әйтмиләр. “Ике атнага кунакка кайттык” дип уйлаган малайлар, “кунак көннәре” ахырына якынлаша башлагач, моңсуланалар. Бер көнне Артем абыйсына: “Әйдә, Чулпан апага “әни” дип әйтәбез”, – ди. Кирилл шулвакыт: “Әй, барыбер китәсе бит инде! Нигә әйтеп торырга?!” – ди. Кечкенәсенең генә үз сүзе сүз: “Әйтик. Мин дә әйтәм, син дә әйт!” – ди. Шул көнне малайлар “әти”, “әни” дип дәшә башлый. Үзләренең әти-әниле, гаиләле булуларына сөенеп бетә алмый сабыйлар. Ярты ел рәхәт итеп, үзара аңлашып гомер итә Хафизовлар. Ике як та бәхетле: балалар – әти-әниле, ә гаилә балалы булды бит! Тик ярты елдан соң Кириллның әтисе, аталык хокукларын торгызып, улын үзенә ала. Тартып ала дисәк, дөресрәк булыр. Малайга ияләшкән Чулпан белән Илгизгә дә, ныклы гаиләдә бәхетле ул булып яшәгән Кириллга да, әтиләре бер булмаса да, бер әнинең күкрәк сөтен имеп үскән бертуганы Артемга да бик авыр була... 
Артем бертуктаусыз үзенә иптәш таптыргач, әти-әнисе ике кыз бала сорап, опека бүлегенә документлар тапшырган. Бүген алар, түземсезләнеп, бәләкәч кызларны көтәләр. 
Хафизовлар йортының ишегалдыннан ук чисталык күзгә ташлана. Йортның икенче катында ике кечкенә карават тора. Гаилә башлыгы аны Кирилл белән Артем өчен үзе ясаган. 
– Бу караватларда бәләкәй кызларыбыз йоклар. Тизрәк җитсен инде ул көннәр! Артемнан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Ул безнең йортка шатлык, нур булып килеп керде. Тәртипле, акыллы, өлкәннәргә ихтирамлы улыбыз дүртенче сыйныфта белем ала. Көндәлегендә бары “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә! Район сәнгать мәктәбенең хореография һәм вокал бүлекләренә йөри. Аның белән горурланабыз. Исән-сау гына булсын! – ди Илгиз. 
Йортта һәрнәрсәгә Илгизнең кулы тигән. Карават булсынмы ул, дәрес өстәлеме, кием шкафымы, башкасымы – гаилә башлыгы барысын да үзе ясаган. Чулпан алмаз белән чигүгә өстенлек бирә. Гаилә күпләп кош-корт, мал-туар тота. Көн үтсенгә түгел, булсын дип яши бу гаилә.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев