Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалы йорт – нурлы йорт

Биш бала үстерүче Луиза һәм Нияз Габдрахмановлар Президент янында кунак булды.  

15 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән күпбалалы әниләрне хөрмәтләде. Әлеге бәйрәмдә ел саен республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан күпбалалы, үрнәк, тату гаиләләр катнаша. Казан Кремлендә узган чарага быел райондашларыбыз Луиза һәм Нияз Габдрахмановлар да чакырылган иде.
– 46 гаилә арасында безнең дә булуыбыз – зур сөенеч. Биш бала әнисе булуым белән ихластан горурланам. “Ана даны” медален алу зур җаваплылык өсти, – ди Луиза Габдрахманова.
Бу көнне Габдрахмановлар ил башлыгыннан чәчәк гөлләмәсе, истәлекле бүләкләр дә кабул итеп алды.
Луиза белән Ниязның мәхәббәт тарихы үзенчәлекле. Алар моннан 19 ел элек район эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә таныша. Ниязның ул вакытта криминаль милиция башлыгы вазыйфаларын башкарган чагы була. Луиза, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап, Мөслим эчке эшләр бүлегенә тикшерүче булып эшкә урнаша.
– Күрдем һәм гашыйк та булдым. Тормыш иптәшем, балаларымның әнисе нәкъ менә шушы сылу кыз булырга тиеш, дип уйладым. Очраша башладык һәм шуннан беркайчан да аерылышмадык. Менә 19 ел инде бергә бәхетле гомер кичерәбез, – ди Нияз. – Луиза тыйнак, сабыр, гадел булуы белән үзенә каратты. Эшләгән чорда проблемаларны җиңел генә хәл итә алуы белән сокландыра иде
Нияз – гаиләдә бердәнбер бала. Бүген ул әнисе Разалия апа башлаган гаилә бизнесын дәвам итә. Эшен шактый киңәйтеп, бизнесын ышанычлы алып бара. Бүгенге көндә Габдрахмановларның алты предприятиесе эшли. Алар арасында икмәк-булка эшләнмәләре җитештерү дә, стоматология кабинеты да, кунакханә практикасы да бар. 2002 елда макарон цехын ачып, эш башлаган егеткә уңыш елмая. Берничә елдан аның кул астында “Мөслим-продукт” җәмгыяте эшли башлый. Бүгенге көндә “Мөслим күчтәнәче” сәүдә маркасы бренды белән Мөслим районы кибетләренә, Татарстан шәһәрләренә һәм күрше республикаларга икмәк-булка эшләнмәләре җибәрелә.
– Кондитер эшләнмәләре үзебезнең пекарняда әзерләнә. Манты, пилмән, котлет, голубцы кебек ярымфабрикатларны, башка төр ит ризыкларын һәм салатларны халык яратып ала. Эшли башлаган чорда безнең тегермән дә бар иде, – ди гаилә башлыгы. 
Гаилә башлыгы, эшмәкәр булудан тыш, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча җәмәгатьчелек вәкиле дә. Районда футбол федерациясе президенты вазыйфалары да йөкләнгән Ниязга. Үзе дә буш вакытларында бадминтон, өстәл теннисы белән шөгыльләнә.
Бизнес белән шөгыльләнергә, үрнәк ир, яхшы әти буларак, балалар тәрбияләүдә сөеклесенә ярдәм итәргә дә өлгерә Нияз. Тормыш иптәше Луиза һәр башлангычында терәк булгач, эшләрне киңәшеп башкаргач, гаилә корабы алга бара.
– Мин күпбалалы гаиләдә үстем. Әти белән әнигә Ходай биш кыз биргән. Ишле гаиләдә үскәч, үземнең дә гаиләм зур булыр, дип хыялландым. Үсмер чакта кызларымны-улларымны җитәкләп йөрүемне күз алдына китерә идем. Балалар – иң зур бәхет! Баласыз йорт – нурсыз йорт, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Язмыш безгә миһербанлы булсын да, балаларыбызны тигез канатларда үстерергә, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын иде! Иман-тәүфикъ орлыкларын күңелләренә мулдан салганда, балалар ата-анага итәгатьле, хәер-шәфкатьле булып үсә, – ди Луиза. – Әнием Нурия да күпбалалы гаиләдә үскән. “Өч кыз һәм ике малай бик тату булдык. Ишле гаиләдә сөенече дә, куанычы да уртак була”, – дип, безне бер-берербезне кайгыртып яшәргә өйрәтте.
Луиза белән Нияз Габдрахмановларның беренче кызлары 2002 елда дөньяга килә. Камиләгә бүген – 17 яшь, ул Казан медицина университетында укый. Камилә артыннан гаиләдә тагын бер кыз аваз сала. Сабыйга Аиша дип исем кушалар. Гаилә башлыгы варис турында хыяллана, кызларын, ярты җанын бирердәй булып яратса да, уллы буласы килә. Ике кыздан соң көтеп алган уллары – Галим, Хәким һәм төпчекләре Сөләйман туа.
Луиза Габдрахманова район эчке эшләр бүлегендә 20 ел тикшерүче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген ул – хуҗабикә, барлык уңайлыклары булган йортта балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, тормыш иптәшенә гаилә бизнесында ярдәм итә. Хезмәттән азат ителүгә карамастан, район эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый тормышында Луизаның үз урыны бар. Бер генә чара, бер генә смотр-конкурс, бәйге дә аннан башка узмый. Өздереп җырлый да, дәртле итеп бии дә белә райондашыбыз. Луиза кебек актив кешеләр җир йөзендә сирәктер ул! 
Җәмәгать эшләрендә дә катнашып, өйдәге эшләрне дә башкарып, балалар тәрбияләргә дә ничек җитешеп була икән ул?! Луиза белән Ниязның балалары – уку алдынгылары һәм бик күп фән бәйгеләре призерлары. Апалары үрнәгендә үскән энеләре дә киләчәктә уңышлары белән сөендерер, мөгаен.
– Безнең тормыш кыйммәтләре бик гади – бер-береңә ихтирамлы булу һәм бер-береңне кайгырту, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү. Йорт һәм гаилә турында кайгыртып, балаларны инсафлы, иманлы итеп тәрбияләү – һәр әти-әнинең изге бурычы. Гаилә ныклы булсын өчен хатын-кызга сабыр булырга, ә ир-атка хәләленә юл куя белергә кирәк, – ди Луиза.
“Ана даны” медален һәркем ала алмый. Медаль биш һәм аннан күбрәк балалары булган, аларны тәрбияләүгә җаваплы һәм намус белән караган, сәламәт тормыш рәвеше алып барган, балаларының сәламәтлеген, белем алуын, физик һәм әхлакый үсешен тәэмин иткән, аларны шәхес буларак үстергән әниләргә генә бирелә. 
– Барыбыз да яхшы беләбез: гаилә ул – җылылык һәм мәхәббәт учагы. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге сагында торачак. Гаиләләр ныклы булып, һәр балага тигез канат астында үсәргә язсын иде! Бәхетле балачак – якты киләчәккә ышаныч ул, – ди Габдрахмановлар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев