Мөслим-информ

Балаларыбызны телефон колы итмик!

Көн дәвамында үз иркендә булган балалар телефоннан аерылмый да диярлек. Хәлен белергә шалтыраткач, балагызның өзек-өзек кенә “Әйе”, “Юк” дигән җавабына күнегеп, тагын телефонда утыра дип, кул гына селтәү дөрес түгел.

Мәктәпләрдә кәрәзле телефон йөртүне тыю турындагы закон кабул ителә дигән сүзләр йөрде берара. Ләкин бар да элеккечә калды. Укытучылар, телефонда уйнап, дәрес алып барырга комачаулаган балаларның телефоннарын дәрес башында җыеп та карады. Ләкин баланың башында булмаса, бер нәрсәне дә үзгәртәм димә икән! Укучыларның җәйге каникуллары башланды, әти-әни иртәннән кичкә кадәр эштә. Көн дәвамында үз иркендә булган балалар телефоннан аерылмый да диярлек. Хәлен белергә шалтыраткач, балагызның өзек-өзек кенә “Әйе”, “Юк” дигән җавабына күнегеп, тагын телефонда утыра дип, кул гына селтәү дөрес түгел.

– Балаларны телефон, планшет, смартфоннардан аерып алып булмый. Алар “цифрлы героин” колларына әйләнеп бара. Психопат-наркоманнарга әйләнгән сабыйларны дәвалавы да озак, күп вакытта ул көтелгән нәтиҗәне дә бирми. Шундый очрак белән күзгә-күз очрашырга туры килде бервакыт. Төне буе кублар дөньясында гизгән бер үсмер иртән транска киткән иде. Аны үлгән дип борчылган ананы чак тынычландырдык, баланы җилтерәтеп, чәбәкләп уята, ушына китерә алдык, – ди бер табиб. 
Виртуаль дөньяда “дошманнар”га бертуктаусыз атып, миналар шартлатып утыра торган уенның төгәл исемен белмим. Ләкин балаларның төркем-төркем булып уйнаганнарын күргәнем бар. “Әйдә инде, ат. Кач! Килеп җитте! Манчы, давай!” дип кычкыра-кычкыра уйный малай-шалайлар. Бер-берләрен ишетеп тә торалар. Берсе – Мөслимдә, икенчесе Казанда, югыйсә! 
– Телефонның зыяны турында ишетеп, укып торабыз. Ләкин бала кулыннан аны тартып алу гына бер нәрсәне дә үзгәртмәде. Ике көн кәефсез йөрде, йөзе ачылмады, ашаудан баш тартты, апатиягә бирелде. Бу планшет-смартфоннар баш миенә шактый зыян ясый икән. Наркотик белән бер, диләр. Моңа кадәр яратып футбол уйнаган, китап укыган улымның әлеге шөгыльләре турында уйлап та караганы юк хәзер. Баланы кире үз дөньясына ничек кайтарырга икән? – дип ачыргалана райондашыбыз Люция Сафина. 
– Замана технологияләре ярсыткыч тәэсир итә. Бәйлелек сызыгын узган баланы дәвалау бик авыр. Өч баланың берсе теле ачылганчы, тәпи киткәнче үк телефон белән уйный. Ул гына да түгел, аны дөрес куллана белә. Бу куркыныч бәйлелеккә әти-әниләр үзләре гаепле. Бәйлелектән коткару өчен бала организмын тулысынча “чистарту” таләп ителә. 4-6 атнага кадәр сузыла бу вакыт аралыгы. Бу чорда хәтта баланы телевизор караудан да тыю мөһим. Нерв системасы шул вакытта гына кабаттан үз халәтенә кайтачак, – ди белгечләр. 
Табибә Нәкыйбә Гайнетдинова кечкенә балаларга телефон бирүнең әти-әниләрнең иң зур хатасы булуын әйтә: 
– 4-5 яшьлек балаларның телефон экраннарына төбәлеп утыруы бигрәк тә куркыныч. Сабыйларны мөмкин кадәр гаджетлардан сакласагыз иде. Лего конструкторлары – интернет уеннарын, китаплар – айпадларны, табигать һәм спорт телевизорны алыштыра ала бит! Балага 10-12 яше тулганчы, гомумән, телефон тоттырырга ярамый. Биргән очракта да телефонны бары тик аралашу чарасы буларак кына куллану кирәклеген искәртү мөһим. Ә инде бала үсә төшкәч телефон бүләк итәргә телисез икән, әллә нинди “текә” модельләргә тукталмыйча, гади телефон сатып алу отышлы булыр. Балаларыгызның күзләрен һәм сәламәтлеген кечкенәдән саклагыз. 
Үзебез дә балаларга начар үрнәк күрсәтәбез шул! Иртән күзне ачу белән кул мендәр астындагы телефонга үрелә. Төнлә кем язганын, нинди яңалыклар булуын һ.б. беләсе килә. Ашаганда да бармаклар яңалыклар эзләп “йөгерә”. Үзебезне тәрбияләсәк иде иң элек! 
... Балалар бакчасыннан кечкенә кызын җитәкләгән әни кайта. 
– Әни, кара, нинди матур чәчәк! Әнә зур күбәләк очып китте! Әйдә, тотабыз! 
3-4 яшьләр чамасындагы кызчыкның дөнья белән кызыксынуына чикләр юк. Әнисе дә иренми, кызы күрсәткән чәчәкне иелеп исни, күбәләк артыннан йөгергәндәй итә. Кызның бер генә сүзен дә игътибарсыз калдырмый. Иртән баласын бакчага илткәндә телефонын тотып та карамаган, кичен эштән чыгу белән телефонын сумкасына салган әлеге әни безнең арада яши. Андыйлар бик сирәктер шул. 
– Балама багышлыйсы вакытны телефон “урламасын” дип, махсус шулай эшлим. Башкача мөмкин түгел: кемдер шалтырата, кемдер яза, ватсапка нидер килә. Мондый шартларда балага вакыт та, игътибар да калмый. Минем кызыма чын әни буласым килә! – диде әлеге ханым. 
Аның сүзләреннән соң үземә кыен булып китте. Минем шулай иткәнем бармы? Эш дип, дөнья мәшәкате артыннан куып, балаларыбыз турында онытмыйбызмы? Еламасын, комачауламасын дип, балаларыбызга телефон тоттырмыйк. Аларның нәрсә теләгәнен, мавыгуларын аңларга, күрергә өйрәнсәк, балаларыбыз дөньясы да имин булыр иде. Балаларыбыз белән вакытны ешрак үткәрик, табигать кочагында ял итик. Бергә үткәргән вакытны берни дә алыштыра алмый! 

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: