Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларнын көзге каникуллары башланды

30 октябрьдән балаларның көтеп алган көзге каникуллары башланачак.. Гадәттә, бу чорда урамда бала-чага күбәя: алар уйнарга чыгалар, автомобильгә, башка транспортка утырып, әти-әниләре белән кая да булса баралар.

Шулай итеп, бу чорда алар юл хәрәкәтендә тагын да активрак катнашучыга әвереләләр. Шуның өстенә көзге юл табигый шартлар белән дә катлаулана. Күреп торасыз: көн озынлыгы да кыскара, яңгыр, юеш кар да озак көттермәс. Билгеле ЮХИДИ бүлекчәсе мәгариф бүлеге белән берлектә балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү, алар катнашында юл-транспорт аварияләрен булдырмау буенча зур эш алып бара. Тик ул гына аз. Бу чорда транспорт йөртучеләрнең дә аеруча сак булуы, ата-аналарның балаларын һәрвакыт игътибар узәгендә тотулары сорала.
    Елдан-ел техника саны арту, юлларда хәрәкәт көчәю сәбәпле, хәл һаман да киеренке булып кала бирә. Кызганычка каршы, нинди генә чаралар күрелмәсен, юлларда балалар катнашында фажигаләр булып тора. Ел башыннан алып район территориясендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алдылар
     Көзге каникуллар чорында балаларга игътибар кимемәячәк, мәгариф бүлеге белән берлектә алар өчен төрле чаралар уткәреләчәк.  30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Республика буенча «Көзге каникуллар» профилактик чарасы уздырыла. Аның барышында яшь юл кагыйдәләрен бозучыларны махсус рейдлар барышында ачыклау, шулай ук транспорт йөртүчеләр арасында да административ жинаятьләр кодексынын 12.18 маддәсенә буйсынмаучыларны  (җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар),транспорт чарасында балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүчеләр, кагыйдәләрне бозучы җәяүлеләрне ачыклау эшләре алып барылачак.
     Балалар иминлеге өчен беренче чиратта – укытучылар, ата-аналар, ЮХИДИ  хезмәткәрләре җаваплы. Бу проблеманы бер фикердә булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә нинди дә булса нәтижәгә ирешеп була һәм ул, билгеле, куанычлы булсын иде. Балаларнын яллары файдалы һәм кызыклы үтсен.                           

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев