Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрде

Хөкүмәт карары белән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелде. Быелның 12 июленнән башлап, 7-11 яшьлек балаларны машинаның арткы утыргычында махсус утыргычта яки иминлек каешлары белән эләктереп йөртү рөхсәт ителә.

Сабыйны йөк машинасында йөрткәндә дә бу кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. 12 яше тулмаган бала алгы утыргычта барганда да махсус утыргычка утыртылырга тиеш. Элеккеге кебек үк 12 яшькә кадәрге балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү тыела, - дип хәбәр итә районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Яңа кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Машина салонында 7 яше тулмаган баланың берүзен калдырырга ярамый. Кагыйдә бозучыларга 500 сум штраф яки кисәтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев