Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны иртә яшьтә көрәштерергә ярамый – Азат Нурмөхәммәтов

Моның өчен аерым методика булдырырга кирәк. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Баланы иртә яшьтә көрәштерергә ярамый. Ул терәк аппаратына тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Казан шәһәрендә урнашкан көрәш төрләре буенча «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Көрәш буенча халыкара...

Моның өчен аерым методика булдырырга кирәк.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Баланы иртә яшьтә көрәштерергә ярамый. Ул терәк аппаратына тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Казан шәһәрендә урнашкан көрәш төрләре буенча «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов "Татар-информ" хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

"Баласын иртә яшьтә көрәштерүчеләр белән килешмим. Көрәш төрләре белән 10 яшьтән башлап шөгыльләнергә кирәк. Федераль стандартлар юктан гына шуны таләп итми. Дзюдо - искәрмә, аларда 7-10 яшьлекләр өчен башка төрле, җиңеләйтелгән кагыйдәләр булдырылган.Ә татар көрәше - авыр спорт төре. Ун яше тулмаган баланың терәк аппараты ул авырлыкны күтәрә алмаска мөмкин", - ди Азат Нурмөхәммәтов.

Шул ук вакытта, танылган көрәшче әйтүенчә, әлеге стандартлар көрәшкә тартылучы балалар саны кимүгә китерә. Чөнки әти-әни баласын иртә яшьтән башка түләүле секцияләргә бирә.

"Каратэ, футбол, хоккей балаларны кече яшьтән үк үзенә тарта. Өч-дүрт яшьтән туп тибеп йөргән малай, футболда эше барып чыкмаса да, көрәшкә килергә атлыгып тормый инде ул. Ә без булачак чемпионнарны югалтабыз", - ди спорт мәктәбе директоры.

Азат Нурмөхәммәтов сүзләренчә, проблеманы кече яшьтәге балалар өчен аерым методика булдырып хәл итәргә мөмкин. "Нишләп әле малайларны 4 яшьтән үзебезгә җәлеп итеп, аларны көрәш киемнәре белән кызыксындырып, акробатика күнегүләре, уен формалары аша, яңа кагыйдәләр булдырып көрәшкә тартмаска?! Һич югы түләүле секцияләр аша булса да. Чөнки әти-әниләр моңа каршы түгел", - диде ул "Татар-информ"га.

Азат Нурмөхәммәтов белән тулы әңгәмәне тиздән Intertat.ru электрон газетасыннан укып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев