Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган автобус йөртергә тиеш.

Балалар иминлеге - күз уңында Прокуратура балаларны оештырылган төркемнәр белән транспорт чараларында йөрткәндә куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерде. Укучылар уку урыннарына мәгариф учреждениеләре балансындагы тугыз транспорт чарасы (автобуслар) белән йөртелә. "Юл хәрәкәте иминлеге турындагы" Федераль законның (№196-ФЗ 10.12.1995) 24 маддәсе 1, 2, 4 бүлекләре нигезендә гражданнарның Россия Федерациясе юлларында куркынычсыз шартларда...

Балалар иминлеге - күз уңында

Прокуратура балаларны оештырылган төркемнәр белән транспорт чараларында йөрткәндә куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерде. Укучылар уку урыннарына мәгариф учреждениеләре балансындагы тугыз транспорт чарасы (автобуслар) белән йөртелә.

"Юл хәрәкәте иминлеге турындагы" Федераль законның (№196-ФЗ 10.12.1995) 24 маддәсе 1, 2, 4 бүлекләре нигезендә гражданнарның Россия Федерациясе юлларында куркынычсыз шартларда хәрәкәт итүе дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм Россия Федерациясе юл хәрәкәте иминлеге кануннарын, халыкара килешүләрне үтәү юлы белән тәэмин ителә. Россия Федерациясе хөкүмәте карары (№579, 23.06.2014) нигезендә Балаларны оештырылган төркемнәр белән автобусларда йөртү турындагы кагыйдәнең 3 пунктына үзгәрешләр кертелде. 2015 нче елның 1 июленнән балаларны оештырылган төркемнәр белән йөртү өчен җитештерелгәненә ун елдан да күп вакыт узмаган, конструкциясе белән пассажирлар йөртү таләпләренә туры килгән, тахограф, ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган автобус кулланылырга тиеш.

Әмма, югарыда күрсәтелгән нормаларны бозып, тугыз транспорт чарасының (автобусның) җидесендә тахограф - тизлекне, йөртүченең хезмәт һәм ял режимын билгеләүче җайланма урнаштырылмаган.

Күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү максатыннан мәгариф идарәсе адресына представление кертелде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев