Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның ялы

Балаларга ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. 

1-19 июньдә мәктәп яны лагерьлары эшләде. Лагерьда балалар өчен төрле бәйгеләр, уеннар, экскурсияләр оештырылды. Гимназиянең мәктәп яны лагеренда – 90, Мөслим урта мәктәбендә 80 бала ял итте. Моннан тыш мәктәпләрдә ял һәм хезмәт лагерьлары да эшли. Ял һәм хезмәт лагеренда укучылар мәктәп яны участогында эшләгән һәм Ык буенда узган өмәләрдә катнашкан.
Минзәлә шәһәренең Аэроклуб территориясендә урнашкан “Патриотлар үстерәбез” хәрби-патриотик лагеренда ял итүчеләр арасында Мөслим укучылары да бар. 10-16 июль көннәрендә әлеге лагерьда Мөслимнән ун бала ял итте. Укучылар хәрби тормыш шартларында үзләрен сынадылар.
19 июльдә Баланлы төп мәктәбенең ике укучысы “Кама” лагереның “Гөлстан” сменасына юл тотты. Татар теле лагеренда балалар иҗади сәләтләрен үстерә, телен баета. “Гөлстан” ике атна эшләячәк.
8-17 июль көннәрендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Әхлак һәм сәламәтлек яллары” оештырылды. Барлыгы 220 бала көннәрен файдалы һәм кызыклы уздырды.
Иртәнге 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр укучылар Коръән уку, әдәп-әхлак дәресләре белән беррәттән уеннар уйнадылар, экскурсияләрдә булдылар. Көн саен төрле темага вәгазь тыңладылар, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштылар. Соңгы көнне балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Балалар белән шөгыльләнер өчен Татарстанның дини уку йортларында белем алучы шәкертләр җәлеп ителде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X