Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны яклаучы бар

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Комиссия балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу белән шөгыльләнә, балаларны хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү өстендә эшли. 

Узган ел балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 97 эш кергән. Балигъ булмаган балаларга карата 41 эш каралган. Шулай да комиссиягә кергән материалларның күпчелеге – ата-аналарга карата: 56 материал. Әйе, комиссия әти-әниләр белән дә эшли. Бала өчен әти-әни җаваплы! 
Узган ел комиссия тарафыннан 11 бала учетка куелган. Алты балага 5мең сумнан алып, 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән. Комиссия караган эшләр арасында алдашып ашыгыч хезмәт чакырту да, балаларның сугышуы, хулиганлык кылу да, урлашу очраклары да бар. Яшь бүленеше буенча карасак, тәртибе комиссия тикшерүенә куелган балалар арасында 7-14 яшьлекләр күбрәк – алты кеше. Хәер, 15-18 яшьлекләр тәртип, хокук бозу буенча “азга гына калыша” – биш бала. 

Алда әйтелгәнчә, балигъ булмаганнар комиссиясе әти-әниләр белән дә эшли. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр комиссиянең даими контролендә. “Балигъ булмаган 20 бала тәрбияләнүче ун гаилә ведомствоара учетта тора”, – ди комиссия рәисе Марина Бәдретдинова. Гаиләләрнең күпчелеге әти-әниләр спиртлы эчемлекләр, наркотик чаралар кулланганы өчен учетка алынган. Мондый гаиләдә үскән балалар ярату-наздан гына мәхрүм калмый, контроль булмау сәбәпле, аларны һәр җирдә хәвеф сагаларга мөмкин. Учетка куелган сигез ата-ана алкогольгә бәйлелектән дәвалану курслары үткән. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлек башлыгы Ирина Хәйруллина балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү турында сөйләде. Узган ел балалар арасында җинаятьләр теркәлмәгән, әмма административ хокук бозулар ешайган. Өч балага транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш машина йөрткән өчен беркетмә төзелгән. Шуның өстенә балаларның икесе спиртлы эчемлекләр кулланган. Балаларның әти-әниләре дә җавапка тартылган. Ирина Хәйруллина юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен балаларга карточкалар тутырылуын билгеләп үтте. Балалар арасында әдәпсез лексиканың нормага әверелеп баруын искәртте. 

– Соңгы елларда балалар арасында агрессив күренешләр күзәтелә башлады. Моңа алдан әзерлек чараларын күрмәсәк, контрольдә тоту авыр булачак, – диде район башлыгы Рамил Муллин. – Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә һәр очракка, һәр материалга тирән анализ ясалырга тиеш. 
Утырышта мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Харисова, җәмәгать тәртибен саклау “ФОРПОСТ” яшьләр формированиеләре үзәге директоры Илнур Сабиров, Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин чыгышлары да тыңланды.

Районда 18 яшькә кадәрге, ягъни балигъ булмаган 4115 бала бар. Опека һәм попечительлек бүлегендә 139 ятим бала исәптә тора. Шуларның 25е – опекунлыкта, 114 бала тәрбиягә алынган. Мәгариф учреждениеләрендә 2185 бала белем һәм тәрбия ала. 1905 бала – тулы гаиләдә, 225 бала – әнисе, 13 бала – әтисе һәм 42 бала әби-бабасы тәрбиясендә үсә.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/balalarny-yaklauchy-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев