Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны көндез йоклату

Балаларны көндез йоклату – күп кенә яшь әниләр өчен проблема. Бигрәк тә имүдән аерганнан соң баланы йоклатып җибәрү авыр. 

Бик сирәк очракта балалар талгын көй астында яисә үзе йоклап китә. Кайбер әниләр таныш такмаклар, җырлар көйли, аркасыннан бәпли. Хайваннар турында әкиятләр сөйләү, баланың аркасына җиңелчә массаж ясау, салмак тавыш белән китап уку да сабыйның тиз йоклап китүенә ярдәм итә.
Белгечләр киңәше
Көн дәвамында физик хәрәкәтнең күп булуы мөһим – бала арырга тиеш.
Бала йоклый торган бүлмәдә тынлык булсын.
Йоклар алдыннан күңелле уеннар уйнамаска тырышыгыз.
Шаян мультфильмнар күрсәтү киңәш ителми.
Баланы башта – ярымкараңгы, аннары караңгы бүлмәдә йоклатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев