Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны беренче сыйныфка теркәү февраль аенда башлана

Кайбер мәгәриф учрежденияләре әти-әниләр мөрәҗәгатьләрен электрон рәвештә кабул итәчәкләр.

Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

" Әлеге төзәтмәләр нигезендә бер гаиләдә яшәүче балалар бер үк мәктәптә белем алу һәм балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак, -диелә министрлык хәбәрендә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә,мәктәптә яисә балалар бакчасында буш урыннар булмаган очракта, укучылар һәм балалар кабул ителмәскә дә мөмкин. Балаларны беренче сыйныфка теркәү февраль аенда башланачак. Кайбер мәгәриф учрежденияләре әти-әниләрнең мөрәҗәгатьләрен электрон рәвештә кабул итәчәкләр.

РФ Президенты  бер гаиләдәге балаларны бер үк  балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы канунны раслады. ТР Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге канунга уңай  бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев