Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз

Республикада сентябрь аенда булган янгыннарда 6 баланың гомере өзелгән, 13 бала яраланган. Соңгы көннәрдә килеп чыккан янгыннарда, күзәтүчесез калган балаларның имгәнү һәм җәрәхәтләнү очраклары арту бигрәк тә борчый.

24 сентябрь көнне, Яр Чаллыдагы Яңа шәһәрнең Рәис Беляев проспектындагы фатирда, электр җиһазын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында, янгын чыга. Нәтиҗәдә 2009 елгы кыз бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча баланың өйдә бер үзе, күзәтүчесез калуы ачыклана.

2016 елның 26 сентябрендә Яңа шәһәрнең Раскольников урамындагы фатирда чыккан янгында 2009 елгы малай төрле тән җәрәхәтләре ала. Өйдә үзе генә калган бала, электр җылыткычын кушып, аны диванга куйган була. Кухняда вакытта, төтен исен сизеп, бүлмәдә диванның януын күрә. Кул астындагы әйберләр белән утка каршы көрәшеп караса да, янгынны тулысынча сүндерү мөмкин булмый. Һәм бала үзе өйдән чыгып китә.

Балалар шуклыгы аркасында янгыннарны булдырмау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз;

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән бәйле барлык хәлләрдә дә аларга һәрвакыт үрнәк булыгыз;

- шырпы, зажигалка, шәмнәрне баланың күз алдыннан алып куярга һәм аның буе җитми торган урында сакларга кирәк;

- балаларга мич, газ плитәсен кабызырга, электр җиһазларын кушарга тапшырырга ярамый;

- өйдән чыгып киткәндә, балаларның үзләрен генә, күзәтүсез калдырмагыз;

- балаларга кызыклы шөгыль табыгыз.

Балалар саклауга һәм яклауга бигрәк тә мохтаҗ. Ләкин, кайбер катлаулы хәлләрдә алар бер ялгыз калалар. Бу вакытта баланың язмышы аның белеменә, хәлгә дөрес бәя биреп, куркынычсыз урынны дөрес сайлавына бәйле. Шуны онытмагыз: балаларга кече яшьтән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү балагызны мондый афәтләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев