Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга салкын тигәндә

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү – организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә “команда бирә”. Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.

Температура, бер яктан, авыру билгесе булса, икенче яктан – авыру чыганагына каршы көрәш ысулы. Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне зурларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда, аны төшермәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне аш серкәсе салынган җылымса суда чылатылган сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин. 2-3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә. Шуңа күрә табиблар, температуралары 38 градуска җиткәндә, балаларга дару бирергә киңәш итә.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы бик еш кына көзән җыерулар китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда, температура төшерә торган даруны бирү зарур.

Табиблар балаларның тән температурасын төшерү өчен иң хәвефсез дару парацетамол, дип бәяли. Аларга “зурлар” төймәсен өлешләп түгел, ә бәлки балалар өчен махсус җитештерелгән кечкенәләрен бирү уңайлы. Балаларга горчичниклар, банка, кыздыра торган төрле пластырьлар куеп дәваларга кирәкми. Ләкин горчичник бик нык яндыра: сабыйлар аңа озак түзә алмый. Шуның белән бергә, ул аллергия реакциясе тудыручы матдәләр дә бүлеп чыгара. Ә инде банкага килсәк, балада тәне авыртуга уттан курку хисе дә өстәлергә мөмкин. Боларның барысын да суы гадәти юынгандагыга караганда җылырак (39 градуслар чамасындагы) гомуми ванна алмаштыра ала. Мондый процедура горчичниклар кебек үк тән тиресендәге кан тамырларын киңәйтә, әмма авырту тудырмый. Ләкин ваннаны тән температурасы нормаль яисә аз гына күтәренке булганда гына ясарга кирәк.

Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: барысы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы югары булганда, сабыйны, әлбәттә, яткырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра башлагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.

Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәдә җылылыкны арттырырга ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулышны җиңеләйтә, томауны йомшарта. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк булырга тиеш.

Туклануны артык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты булмаса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.

Балага күбрәк сыеклык эчертергә кирәк: чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгынтылары бик файдалы. Шуны онытмагыз: баланы үз белдегең белән дәваларга ярамый. Кичекмәстән табиб чакыртыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X