Мөслим-информ

Балаларга – хөкүмәт кайгыртуы

Соңгы елларда районда елына уртача 150дән артык бала туа. Быел ярты елда 71 бала дөньяга аваз салган. Өченче һәм аннан соңгы бәбиләрен алып кайтучы гаиләләр саны арта.

Илдә демографик хәлне яхшырту максатында хөкүмәтебез бала табучы гаиләләргә адресланган социаль ярдәм төрләрен киңәйтә бара. Социаль программаларның халык тормышын яхшыртуга, бала тәрбияләүче гаиләләргә күптөрле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүе һәм адреслы булуы мөһим. 
Ана капиталында үзгәрешләр
Гаиләләрен ишәйтергә уйлаган яшь парларга “ана капиталы” – ныклы финанс ярдәме. Быел ана капиталы программасына шактый үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә ике балалы гаиләләр өчен “ана капиталы” 616 мең 617 сумны тәшкил итә. 2020 елда туган (уллыкка-кызлыкка алынган) өченче, дүртенче яки аннан соң туган балага да шушы ук күләмдә акчалата ярдәм каралган. Ләкин гаилә моңа кадәр ана капиталын алу хокукыннан файдаланмаган булырга тиеш. Өченче бала туган очракта, гаилә алган ипотека кредитының 450 мең сумын хөкүмәт “каплый”. 2020нче елның 1 гыйнварыннан ана капиталын беренче баласы туган (уллыкка-кызлыкка алынган) гаиләләргә дә түләү гамәлгә куелды. Аның күләме 466 мең 617 сум тәшкил итә.
Әлеге төр дәүләт ярдәмен алуны тизләтү һәм уңайлы итү өчен пенсия фонды, агымдагы елның 15 апреленнән башлап, гаиләләргә ана капиталы сертификатларын проактив режимда тапшыра башлады. Бу – пенсия фондына мөрәҗәгать итү һәм сертификат рәсмиләштерү мәшәкате юк, дигән сүз. Сертификат ГХАТ бүлегеннән алынган мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштереләчәк. Пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева сүзләренчә, районыбызда ана капиталы 49 кешегә проактив режимда тапшырылган. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы белешмә Пенсия фондының мәгълүмати системасында теркәлә һәм ПФР сайтында яисә дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элекке тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгүлүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала. 
2007 елда ана капиталы программасы гамәлгә кертелгәннән башлап, районда 1560 гаиләгә сертификат тапшырылган. Кагыйдә буларак, җирлегебездә яшь гаиләләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерә. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм йорт төзелешен тулаем капламаса да, шактый эшләр башкарырга җитә. Кемдер, йорт-җирен киңәйтеп, яшәү шартларын яхшырта. Ана капиталы хисабына ипотека кредитларын каплаучылар да шактый.
Пандемиягә бәйле, РФ Президенты карары белән 3 яшькә кадәрге балаларга өч ай дәвамында – 5 мең, 3-16 яшьлекләргә бер тапкыр 10 мең сум акча бирелде. Июль аенда 3-16 яшьлек балалары булганнар һәр балага 10 мең сумны кабат алды. Айлык түләүләрне күп гаиләләр бала ихтыяҗларына сарыф итә. “Кызыма күптән велосипед бүләк итәргә хыяллана идем. Түләүне алгач, хыялым чынга ашты. Кызым бик куанды”, – ди Мөслимдә яшәүче Римма Басыймова. “Балаларны мәктәпкә җыяр вакыт җитә. Кием-салым, канцелярия кулланмалары сатып алырга зур ярдәм булды бу акча”, – ди Бикмәч авылыннан Гөлназ Фазылова. 
Республика ярдәме
2018 елдан башлап республика җитәкчелеге бала тәрбияләүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләрне гамәлгә кертте. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан аналар республиканың яңа төр өстәмә түләвеннән файдалана. 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар – 50 мең, 28 яшькә кадәр өченче баласын тудырган әниләр 100 мең сум түләүгә дәгъва итә ала. Авыл җирендә яшәүчеләрнең эшкә кытлык кичерүе беркемгә дә сер түгел. Хөкүмәт ярдәме – гаилә бюджетына саллы керем. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елда 50 мең сум күләмендәге финанс ярдәме – 44 гаиләгә, 100 мең сум күләмендәгесе 3 кешегә түләнгән. Узган ел 75 райондашыбыз – 50 мең, 8 гаилә 100 мең сум күләмендә финанс средстволары алган. Быелның июль аена 50 мең сум күләмендәге түләүне – 22, 100 мең сумны 3 гаилә алган. ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә 2020 елның февраль аеннан 29 яшькә кадәр дүртенче һәм аннан соңгы балаларын табучыларга да 100 мең сум күләмендә акча түләнә. 
Мөслимнән Илүзә һәм Рузәл Исанаевлар беренче бәбие туганнан соң алган 50 мең сумны бала караваты, коляска, балага көндәлек кирәк-ярак алуга тоткан. Гөлназ һәм Фәнил Имаметдиновлар гаиләсе өченче-дүртенче балалары – игезәк кызлар тугач алган 100 мең сумны өйгә янкорма төзүгә файдаланган. “Гаиләбез дә ишәйгәч йорт-җирне киңәйтү ихтыяҗы туды. Бу акчаны файдаланып, яшәү шартларыбызны яхшырттык, йортыбызны зурайттык, хөкүмәтебезгә рәхмәт”, – ди гаилә башлыгы. 
Күпбалалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бушлай бүлеп бирелә. Җир бәяләренә күз салсаң, әлеге төр ярдәмнең дә саллы булуын аңлыйсың. Сабыйлар үстергәндә бернинди финанс ярдәме дә артык түгел. Балалар бакчаларына түләүдә дә ташламалар бар бит әле. Беренче бала өчен түләгән сумманың – 20, икенчесенә – 50, өченче бала өчен 70 проценты кире кайтарыла.

Светлана Фазылова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: