Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга аерым  сәхнә бирелде .ФОТОРЕПОРТАЖ

Соңгы елларда Сабантуй мәйданында балалар өчен аерым сәхнә эшли. Балалар Сабантуен “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре үткәрә.

Бәйрәм барышында балалар үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта сынаса, кайберләре физик көчләрен дә күрсәтте. Авыш баганага менәргә теләүчеләр аеруча күп иде. Иганәчеләр биргән ике әтәч белән бер тавыкка хуҗалар табылганнан соң да бүләк алучылар шактый булды. Балаларга, милли уеннардан тыш, канат тартышу, турникта күтәрелү мөмкинлеге дә тудырылды. Савыттан стаканга губка белән су ташу, кәрзингә шарчык ыргыту, ластылар киеп узышу, кәшәкә белән шарны әйләндереп килү кебек ярышлар да балалар күңеленә хуш килде. Бәйге-уеннар барышында сәхнәдә җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр сәләтләрен күрсәтте. “Игелек уят”отряды волонтерлары флешмоб белән балаларны биетте. Ахырдан оештырылган чүп җыю бәйгесендә дә балалар активлык күрсәтте. Уеннарда катнашучыларга төрле истәлек бүләкләре тапшырылды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр дә балалар күңеленә хуш килде. 

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев