Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга – дәүләт кайгыртуы

Аз керемле гаиләләрнең акча янчыгы тагын калыная төшәчәк. Җәйнең тәүге ае сөенечләргә бай булырга охшаган.

Аз керемле гаиләләр хөкүмәт ярдәмен тоеп яши. Агымдагы елның 1 июненнән тагын бер төр түләү үз көченә керә. ТР Хөкүмәтенең 10 апрельдә кабул ителгән 267 санлы карары нигезендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.

Бу төр пособиене алу өчен әти-әниләргә 1 июньнән соң яшәү урыны буенча респу­блика матди ярдәм үзәгенә гариза язар­га һәм бала туу турындагы таныклыкның күчермәсен тапшырырга кирәк. Тик бу акча­га бөтен гаиләләр дә дәгъва итә алмый. Әлеге төр түләү керемнәре яшәү минимумыннан артмаган һәм 2004нче елның 8 декабрендәге “Татарстан Республикасында халыкка адрес­лы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы 63 нче санлы законга кушымта буларак, мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә генә бирелә.

– Айлык түләү күләме балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процен­тын тәшкил итәчәк, ягъни 4 мең 686,50 сум булачак. Бүгенге көндә Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү миниму­мы күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә. Га­риза ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә. Түләүне билгеләү яисә кире кагу турындагы карар, гариза кергәннән соң, ун көн эчендә үзәк тарафыннан кабул ителә. Түләү 2020нче елның 1 гыйнварыннан баш­лап башкарыла, – ди республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең райондагы 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мин­галимова.

Гаиләдә 3 яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның һәрберсенә әлеге төр түләү каралган. Пособиене алу өчен бер еллык керем турында белешмә һәм гари­за кирәк. Тагын бер төп шарт – бала РФ гражданы булырга тиеш. Айлык түләү РФ гражданы булган һәм РФ территориясендә яшәүче ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) берсенә уллыкка, опекага алынган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге баланың һәрберсе өчен билгеләнә һәм түләнә.

– Гаиләнең җан башына уртача кере­ме гаилә әгъзаларының соңгы 12 айдагы керемнәре суммасыннан чыгып исәпләнә. Әлеге төр түләүне агымдагы елның 31 декабренә кадәр алу өчен мөрәҗәгать иткәндә 2020нче елның 1 гыйнварыннан алып кабаттан исәпләү ясала. Әти-әниләр шуны да онытмасыннар: бу акча балага 3 яшь тулган очракта гына билгеләнә. Га­ризалар 1 июньнән кабул ителә башлый. Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм пор­талы аша яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Гражданнарга 2-38-34 яисә 2-51-68 теле­фоннары аша алдан язылып, гаризаларны республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслимдәге филиалына килеп бирергә дә була.

Бу бер генә мәртәбә бирелә торган акча түгел. Балага 7 яшь тулганчы әлеге төр түләү билгеләнеп барачак. Балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме арт­кан саен бу төр түләү суммасы да арта бара дигән сүз. Гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматларны елга бер мәртәбә яңартып тору кирәк бу­лачак. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләгән һәм керемнәре аз булган райондашлары­бызга тагын бәхет елмая, димәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев