Мөслим-информ

Балалар Мөслим макетын ясый (ФОТО)

Башлангыч класслар атналыгы лицейда бик тә үзенчәлекле узды. Укучылар әти-әниләре белән берлектә район үзәгендәге оешма-предприятиеләрне макет итеп ясап алып килде. Әлеге шөгыль укучыларда җирлегебездәге оешмаларның исемнәрен хәтердә калдырырга гына ярдәм итеп калмыйча, бу хезмәтләрнең үзенчәлекләре, эш алымнары белән дә танышырга ярдәм итте. Укучылар аеруча яратып "Мизгел" яшьләр үзәген, Мөслим үзәк...

Башлангыч класслар атналыгы лицейда бик тә үзенчәлекле узды. Укучылар әти-әниләре белән берлектә район үзәгендәге оешма-предприятиеләрне макет итеп ясап алып килде. Әлеге шөгыль укучыларда җирлегебездәге оешмаларның исемнәрен хәтердә калдырырга гына ярдәм итеп калмыйча, бу хезмәтләрнең үзенчәлекләре, эш алымнары белән дә танышырга ярдәм итте. Укучылар аеруча яратып "Мизгел" яшьләр үзәген, Мөслим үзәк мәчете, үзләре укыган лицейны, халык күп йөрүче сәүдә үзәкләреннән макетлар эшләгән. Аларның "иң-иң" дигәннәре укытучыларның август конференциясендә күргәзмәгә дә куелачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: