Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар юллардагы иминлек өчен

Ноябрьнең өченче ялы, бөтен дөньяда Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юлларда якын утны кушып йөрү бу датаның атрибуты булып тора. Шушы уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә очрашу үтте.

Узган ун айда районда фаҗигале 10 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер кеше үлгән, 11 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ел дәвамында балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер бала пассажир, икенче бала җәяүле булган. Балаларның икесе дә тән җәрәхәтләре алган, - диде Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелгән очрашуда, ЮХИДИ ның өлкән инспекторы Руслан Бикмурзин.

Машинада барганда билгеле яшькә кадәр махсус креслода утыру, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү, киемдә машина утын чагылдыручы элементлар булдыру - балалар катнашындагы һәм, гомумән, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чаралары. Бу хакта Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, тагын бер кат җентекләп сөйләде.

Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә җитди игътибар бирелә. Мәктәп командасының өченче ел рәттән "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсының район туры җиңүчесе булуы - шуңа дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев