Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар юл кагыйдәләрен беләме?

Тәрбяче булып эшләү - иң җаваплы һөнәрләрнең берседер ул. Сиңа ышанып баласын тапшырган әти-әнигә син белем дә, тәрбия дә бирергә тиеш. Баланың иминлеге иң беренче урында икәнен онытмыйча эшләргә тиеш тәрбияче. Бәлкем, шуңадыр, балалар бакчасыннан алып мәктәпкәчә "Юлда дөрес йөрү кагыйдәләре" дәресләре еш уздырыла. Сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә шөгыль мөһим роль уйный. Ник дигәндә, белемнең нигезле булуы нәк менә шөгыльләрне ничек итеп уздыруга бәйле. Мин үземнең шөгыльләремдә төрле уеннар рәвешендә алып барам. "Юл математикасы", "Билгеләрне сайлап ал!", "Өч күзле җайланма", "Минем дусларым - юл билгеләре" кебек уеннар аша балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, үзләреннән кечерәк эне-сеңелләрен дә юл кагыйдәләренә өйрәтә. Әлеге шөгыльләр көтелгән нәтиҗәләрне дә бирә. Мисал өчен, юл аша чыкканда балалар: "Апа, машинаны үткәрик. Без көтеп торырга тиеш", "Монда җәяүле кисүе, безне уздырырга тиешләр" яисә "Ашыгырга ярамый, машина кызу килә" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Өйрәткәннең нәтиҗәсен күреп, сөенергә генә кала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнгәндә һәм күрсәтмә материаллар күп булганда, эшнең нәтиҗәсе була. Әкият геройлары ярдәмендә кагыйдәләр өйрәтү тагын да отышлырак дип әйтер идем. Бөтен юл әлифбасын яттан белүче зирәк тиен, ялкауланып яткан һәм юлда гел тәртип бозган аю баласы, светофор утыннан хәйләкәрлеге белән качкан төлке баласы да нәниләргә аңлаткан темага ныграк төшенергә, игътибарларын тупларга ярдәм итә.

Сабыйларга гына түгел,өлкәннәргә дә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, истә калдыру бик җиңел нәрсә түгел. Баланы кагыйдәләр белән ялыктырмас өчен шөгыльләр һәм дәресләрне физик уеннар, саф һавадагыкүнекмәләр белән чиратлаштырып алып барам. Әти-әниләр дә, үз чиратында, балалар бакчаларында алган белемнәрне баета төшсеннәр иде. Өйдә, урамда булган күзәтүләр, әти-әни киңәше файдага гына булачак. Юл билгеләре һәм кагыйдәләре балаларның ышанычлы ярдәмчеге булсын дисәк, үзебездән дә күп көч таләп ителә. Балаларга юлда бигрәк тә игътибар таләп ителә. Әти-әниләр караңгы вакытта яктылык кайтаручы күкрәк билгеләрен сабыйларына тагарга онытмасын иде. Кечкенәләрнең иминлеге дә, сәламәтлеге дә бары үзебезнең кулда бит!

Индира Хәбирова, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев