Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар турында

Җир шарында һәр өч секунд саен бала туа.

Җир шарында һәр өч секунд саен бала туа.
Чит ил галимнәре ана белән бала арасында тылсымлы бәйләнеш барлыгын исбатлый. Әгәр әни кеше авырса яки аның берәр органы авырта башласа, карындагы бала әнисенә кирәкле күзәнәкләрне җибәрә. Шул рәвешле зарарланган орган “савыга”.
Яңа туган балада тәм тою рецепторлары олы кешенекенә караганда өч тапкыр күбрәк.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, баланы күкрәк сөте белән имезү хатын-кызларда Альцгеймер чире барлыкка килүне 22 процентка киметә.
Невролог-табиблар нарасыйлар берничә ел төш күрми, дип исәпли.
1985 елга кадәр табиблар балаларны авырту сизми дип уйлаганнар. Тарихта сабыйларга анестезиясез операция ясау очраклары да бар.
Балаларның тәнендә, олы кешенекенә караганда, сөякләр саны 60ка күбрәк.
Яңа туган баланың организмында хәрәкәт итүче кан бер чынаякка сыярлык дәрәҗәдә аз.
Туганнан алып “олы тормыш тәртипләре”нә өйрәткәнче бер балага якынча 8 мең подгузник кирәк.
Туган вакытта бала организмында бер бактерия дә булмый.
Яшь ата-аналарга баланың беренче ике елында якынча 4380 сәгать сәламәт йокы вакыты җитеп бетми. Бу сәгатьләрне бергә кушсаң, якынча 6 ай килеп чыга.
Галимнәр фикеренчә, бала беренче айларында дөньяны аклы-каралы гына күрә.
Беренче дүрт айда бала тоз тәмен тоймый. Галимнәр моны бөерләр үсешендәге тоткарлык белән аңлата.
Тарихка 69 бала тапкан хатын-кыз билгеле. Ул 1725 елдан 1765кә кадәр 16 пар – игезәк, 7 пар – өчигезәк, 4 пар – дүртигезәк таба.
Туганда баланың тез капкачлары булмый. Аның формалашуы алтынчы аенда гына тәмамлана.
Туган вакытта баланың йөрәк тибеше минутына – 180 тапкыр тибә. Берничә сәгатьтән 140ка төшә, бер яшендә 115не тәшкил итә. Зур кешенең йөрәк тибеше – минутына 70-80 тирәсе.
Яңа туган вакытта баланың күрү сәләте бик түбән була. Алар 20-35 см ераклыктагы әйберләрне генә күрәләр.
Нарасыйлар туган вакытта минутына 40 тапкыр суласа, зур кешеләрдә бу күрсәткеч 12-20не тәшкил итә.
Статистика буенча, яңа туган 100 кыз балага якынча 105 малай туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама