Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар Тугаш авылы китапханәсенә һәм туган як музеена экскурсия ясады

2021нче ел Республикабызда Туган телләр елы дип игълан ителде. Туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт арттыру, аның кадерен белергә өйрәтү балалар алдындагы иң төп бурычларыбызның берсе булып тора. Бу уңайдан  Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбендә дә   төрле чаралар үткәрелеп килә.

Шундый чараларның берсе - Тугаш авылы китапханәсенә һәм туган як музеена экскурсия ясау. Балалар туган телгә багышланган китап күргәзмәсе һәм яңа китаплар белән танышты. Туган як музее укучыларыбызга аеручы ошады. Тарихи әйберләр, язмалар, күренекле шәхесләр турында мавыгып  тыңлады, кызыксындырган сорауларына җаваплар тапты алар.

Укучыларыбыз белән февраль аенда “Милли уеннар” кичәсе оештырылды. Уеннар – милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, ата-бабаларыбызның дөньяга карашын чагылдырган рухи хәзинәбез ул. Әби-бабаларыбыз нинди генә авыр заманнарда яшәсәләр дә, уеннар, җыр-бию белән күңел ачканнар, юанганнар.  Кичә татар халык уеннары, җырлары белән үрелеп барып, балаларның күңелен күтәрде. Укучылар белән берлектә шулай ук “Аулак өй”  күренешләре күрсәтелде. Халкыбызның гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны барлау укучыларыбыз күңелендә әлбәттә  милли хисләр уятты. Шундый чараларның тагын берсе  – милли бизәкләр белән кул эшләре, аппликацияләр ясау. Безнең укучыларыбыз кул эшләрен аеруча яратып башкара. Төрле бәйгеләрдә уңышлар да яулап килә алар.  Бу юлы балалар тәрбиячеләр ярдәмендә, татар халык орнаментларын кулланып, алъяпкыч  бизәделәр, милли бизәкләребезне ясарга өйрәнеп калдылар.

Мәктәбебезгә әле бер  яңалык та кертелде – шигъри тәнәфесләр. Татар әдәбиятын, күренекле шагыйрьләребезнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү, сөйләм телен матурлау максатыннан башланып киткән әлеге тәнәфесләр атнага 3 тапкыр үткәрелеп бара. Һәр атна билгеле бер шагыйрьгә багышланып, балалар аның әдәби әсәрләрен яттан сөйлиләр. Әдәби чараларыбыз әле моның белән генә чикләнми. Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое,  Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә “Каһарман шагыйрь исеме астында”  шигъри кичә үткәреллде. Аның барышында укучылар  герой-шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, истәлекләре, шигырьләре , “Моабит дәфтәрләре” белән танышты. Тәрбиячеләр белән берлектә каһарман шагыйрьгә багышланган стенгазета ясалды. Халкыбызның шундый батыр улы булу, үз Ватанына тугры калып, аңа хыянәт итмичә көрәшүе турында сөйләнгән истәлекләр балалардаватанпәрвәрлек хисләрен уятып, патриотик тәрбия бирү чарасы да булып торды.Кичә ахырында Җәлил һәм җәлилчеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Менә шундый файдалы һәм кызыклы чаралар үткәрелә мәктәбебездә. Балаларның үз милләтләрен хөрмәт итеп, туган телләрен кадерләп , милли гореф гадәтләребезне, халкыбызның күренекле шәхесләрен, тарихын  өйрәнеп үсүләре -  милләтебезне, телебезне саклауга зур бер адым булып тора.

Тәрбияче Ильясова Зилия Ленар кызы, мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X