Мөслим-информ

“Балалар спорты” проекты – гамәлдә

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең "Балалар спорты" федераль проектын актив рәвештә тормышка ашыру башланды. Проектның координаторлары - Дәүләт Советы депутатлары өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова. Ирина Роднина әйтүенчә, "Балалар спорты" федераль проекты спорт секцияләренә күбрәк укучылар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проектның паспорты, юл картасыбар. Аңа...

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең "Балалар спорты" федераль проектын актив рәвештә тормышка ашыру башланды. Проектның координаторлары - Дәүләт Советы депутатлары өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова. Ирина Роднина әйтүенчә, "Балалар спорты" федераль проекты спорт секцияләренә күбрәк укучылар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проектның паспорты, юл картасыбар. Аңа проект кысаларында гамәлгә ашырылучы чаралар, 40тан артык ярышлар, шул исәптән, "Күн туп", "Алтын алка", мәктәб клублары спартакиадасы, "Йолдызларга якынрак" мини-футбол буенча турнир, ГТОның җәйге фестивале, Президент ярышлары, Президент спорт уеннары, "КЭС-Баскет" кертелгән.

Танылган спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләр составындагы республика иҗтимагый советы проектның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә.

Авыл мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләү буенча программа төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда проектка республика районнарының 14 белем бирү учреждениесе кертелде, алар арасында безнең район мәктәпләре дә бар.

10 октябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең "Балалар спорты" проекты кысаларында ремонтланган Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе спорт залы ачылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: