Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар ник урлаша?

– Балигъ булмаган балалар арасында караклык очраклары ешайды. Социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең бу адымга баруына аптырамас та идек. Ләкин хәлле гаиләдәге балаларның урлашуы аңлашылмый, – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Ирина Хәйруллина.

Узган елның март аенда райондагы сәүдә үзәгеннән 14-15 яшьлек өч яшүсмер чипсы, энергетик эчемлек һәм башка тәм-томнар алып чыга. Спортзалдан көч җыеп кайткан балалар батырлыкларын кибеттә расларга булгандыр, күрәсең. Алар әлеге сәүдә үзәгендә видеокүзәтү камералары эшләвен башларына да китерми. Беренче тапкыр урлашканда үсмерләрне күрүче дә, тоткарлаучы да булмый. Малайларның караклыгы кабаттан шул ук кибеткә урлашырга кергәч фаш ителә. 
– Яшүсмерләрнең әти-әниләренә административ беркетмәләр төзелде. Балаларның өчесе дә район эчке эшләр бүлегенә исәпкә куелды. Алар айга бер мәртәбә әти-әниләре белән бүлеккә килеп, билгеләнеп китә. Мәктәптә укытучылар әлеге укучылар белән тәрбия эшләре алып бара. Бүлек хезмәткәрләре, өйгә яки мәктәпкә барып, аларның тәртипләрен тикшереп кайта, – ди Ирина Хәйруллина. 
Кыскасы, кыңгыр эш белән тоткарланганнар даими контроль астында. Алты айга исәпкә куелган балалар, тәртипләре яхшы булган очракта, исәптән төшерелә. Шушы вакыт эчендә кабаттан кыңгыр гамәл кылган очракта, исәптә тору вакыты тагын алты айга озайтыла. 
Чираттагы урлашу агымдагы елның 4 февралендә Мөслимдәге зур сәүдә үзәкләренең берсендә була. Мәктәптән соң ике кыз бизәнү әйберләре урлый. Кибет ишеге янына куелган “металлорамка”, түләнмәгән товарларны “ачыклап”, кычкыра башлагач, сатучылар кызларның кесәләреннән урланган әйберләрне табып ала. Берсе – 400, икенчесе 900 сумлык әйбер “эләктергән” була. 4 класс укучыларының караклыгы өчен җәзаны шулай ук әти-әниләре тота. 16 яше тулмаган балалар административ җаваплылыктан азат ителә. 
– Караклык өчен әти-әниләргә административ беркетмәләр төзү белән генә чикләнелми. Әлеге очраклар балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә карала, комиссия үз карарын чыгара. Штраф күләме 500 сумнан башлана. Ләкин аның ояты ни тора бит әле! – ди Ирина Хәйруллина. 
Район үзәгендә “Имин шәһәр” республика программасы кысаларында 150 урында күзәтү камералары эшли. Кибетләрдә аларның саны 200гә якын. Бүген “урлаштым – күрмәделәр” дип яшәү юләрлек булыр иде. Видеоязмалар архив буларак саклана. Әлеге “акыллы” җайланмалар ярдәмендә берничә ай элек кылынган җинаятьләр дә ачыла. Әти-әниләр дә балаларына аңлату эшләре алып барсын иде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә даими чыгыш ясый. Тәрбия һәм тәртип темасына лекцияләр укыла. Ләкин тәртип бозучылар саны гына, никтер, кимеми. Балаларыбызны күз уңыннан ычкындырмыйк! 
Лилия Шәймиева.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев