Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә 15 ел

Районыбызда эшләп килүче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең оешуына 26 апрельдә 15 ел була. Шушы эшлэү дэверендә спорт мэктэбенең төп максаты булып: "Балалар һәм яшүсмерлэрне спортка тарту, рухи усешкэ ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, физик интеллект һәм эхлакый сыйфатлар тәрбияләү, спортта уңышларга ирешү торды.

Бүгенге көндә спорт мэктэбендэ 5 спорт торе буенча укыту -кунектеру дэреслэре алып барыла. Татарча корэш, бадминтон, волейбол, шахмат хэм хоккей. 432 бала шөгыльлэнэ, шунын 267-се спорт мэктэбенең узендэ, э 165 филиаларда.

Мэктэпнен уз спорт залында бадминтон, Лицейда шахмат, Гимназияда шахмат, волейбол,татарча корэш, Мослим гомуми белем биру мэктэбендэ волейбол, татарча корэш, "Яшьлек" спорт комплексында хоккейчылар кышкы спорт торлэре белэн шогыльлэнэлэр. Моннан тыш. Спорт мэктэбенен авыл мэктэплэрендэ 8, район узэгендэ 2 филиалы эшли.

Балаларга физик тәрбияне махсус белеме булган, тәҗрибәле 22 тренер-укытучы бирә. Шуларның 14-е югары, 8-е махсус урта белемле. Алты тренер беренче категориягэ ия. Моннан тыш директор, укыту-тәрбия эшлэре буенча директор урынбасары, шәкать туташы, склад мөдире, шофёр, җыештыручы эшли.

Бу уку елында Ильназ Кашапов һәм Мизхат Миннегалиев Мөслим яшьләр белән эшләү бүлегенең рәхмәт хатына лаек булдылар.

Күп еллар балаларга физик тәрбия биргән һәм районда спортны үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен шәфкать туташы Лилия Әхмәтҗанова һәм бадминтон буенча тренер Инсаф Ханов Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәхмәт хаты белән буләкләнде.

Мэктэптэ спорт-сэламэтлэндеру олкэсендэ дэ эшлэр алып барыла. Монда эти-энилрнен дэ роле зур. Тренерлар эти-энилэр белэн тыгыз элемтэдэ торалар. «Эти-эни хэм мин спорт союче гаилэ» гаилэ бэйрэмен уткэру традициягэ эйлэнеп китте. Бу бэйгедэ эти-энилэр бик телэп катнашалар. Балаларнын ялларын кунелле, файдалы хэм бер-берсе дуслаштыру максатыннан каникул вакытларында «Кунелле старт» ярышлары уткэрелэ. Болар белэн беррэттэн «Яна ел.», «Соңгы кыңгырау», «Яшь спортчылар сафына кабул иту» бэйрэмнэре уза. Бу уку елында 78 яшь спортчы кабул ителде.

План буенча район, республика, Бөтенроссия ярышларында катнашабыз. Бөек җиңүнең 70 еллыгы, спорт мэктэбе оешуга 15 ел тулу уңаеннан спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар уткэрелә.

Бадминтончы егет-кызарыбыз республика һәм Бөтенроссия ярышларында катнашып, бик күп кенә призлы урыннар алдылар. Саба районында 2003-2004 елгы , 2005 елгы һәм кечкенәләр арасында үткәрелгән республика ярышында шәхси беренчелектә Ралина Валиева парлы уенда икенче, ә катнаш уенда өченче урын алды. Залилов Айнур Россия куләм "Рождественский волан" бәйгесендә катнашып, Самара шәһәрендә беренче урын яулады. Шулай ук Казан шәһәрендә үткәрелгән сайлап алу турнирында Айнур 4 нче урын алып, Петербург шәһәрендә үткәреләчәк Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлегенэ ия булды. Тренеры - Инсаф Ханов.

Корәшче егетләребез дә сынатмыйлар. "Татарстан яшьләре" газетасы призына үткән Республика беренчелегендә үз авырлыгында Шакиров Малик өченче урын алды. Тренеры- Альберт Шаймухаметов. Татарча көрәш федерациясе призына үткән 1996-1998, 1999 елгы егетләр арасында Ринат Сафиуллин үз авырлыгында беренче урын алды. Динар Хасанов уз авырлыгында "Сабантуй" газетасы призына үткән Республика беренчелегендә 3 урынга лаек булды. Тренеры - Саетгалиев Ильнар (спорт мәктәбе филиалы). Көрәш буенча тренер.

Хоккеистлар ел дэвамында "Татнефть" Кубогына уткәрелгән ярышларда катнашып, үз девизионнарында , 10 команда арасында 3 нче урын алдылар.

Укучыларнын унынчы спартакиадасында зонада бишенче урында калдылар.

Тренерлары: Ильгиз Софеев, Мизхат Миннегалиев.

Волейболчы егетләребез укучыларнын 10 нчы спартакиадасында зонада икенче урынга лаек булдылар. Тренерлары: Илназ Кашапов, Раиль Шакирянов.

Шахматчы егет-кызларыбыз да районда һәм спорт мәктәбе беренчелегенә үкәрелгән ярышларда гел призлы урыннар алалар. Бариев Илхам, Гамиров Әмир, Вазетдинова Алисә, Файзуллина Айгөлгә тиңнәр юк. Тренерлары: Наил Хамматуллин, Мөнир Набиуллин, Алмаз Рахимзянов.

Тренерлар районда үткән спорт-масса чараларында актив катнашалар, ярышларда хөкемдарлык итэлэр. Үзләре дә республика ярышларында катнашып призлы урыннар алалар. Татарстан Чемпионатында көрәш бәйгесендә Илшат Фазлиев 4 нче урын алып Мөслим данын яклады.

Бүгенге көндә районда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Спорт мәктәбе директоры Ильшат Марселевич киләчәктә дә коллективны туплап, сәламәт, физик яктан чыныккан балалар тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итәчәк. "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән мәкальдәге кебек барыбыз да сәламәт булыйк, сәламәт тормыш алып барыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев