Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең армрестлинг командасы ачык турнирда катнашты
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең армрестлинг командасы Түбән Камада узган ачык турнирда катнашты. Бәйгедә 2000-2005 елгы егет һәм кызлар көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Азат Гыйлемов - беренче, Алия Минкина, Ринас Хафизов, Закир Кәримов - икенче, Айсылу Әсәдуллина, Ләйсән Бигимова, Рифкать Әхмәдиев өченче урынны алды. Илһам Бариев исә җиңүгә омтылыш өчен махсус приз белән бүләкләнде. Спортчыларның тренеры - Ларис Бариев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев