Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар үлеменә китергән юл һәлакәтләренең яртысында ата-аналар гаепле

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда балалар катнашында 551 юл-транспорт һәлакәте булган.


("Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Россия Федерациясендә дә, Татарстанда да юл-транспорт һәлакәтләрендә пассажир балалар үлеме саны артуының гомуми тенденциясе күзәтелә. Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда балалар катнашында 551 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 15 бала үлгән, 572се төрле тән җәрәхәте алган. Балаларның иминлек мәсьәләсе хакында Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов ата-аналар интернет җыелышында сөйләде.

Аның сүзләренчә, республикада юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны кимүгә таба барса да, балалар үлеменә китергән мондый очракларның артуы борчу тудыра.

"Балалар үлеменә китергән һәлакәтләрнең яртысында диярлек ата-аналар үзләре гаепле. Мисал өчен, өч һәлакәттә машина йөртүчеләр үзләре каршы як полосага чыгып, шундый котычкыч фаҗига китереп чыгарган", - дип белдерде Л.Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, шактый зур штрафларга да карамастан, балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүчеләр бар. Быел, мәсәлән, машинада тиешенчә алып барылмаган өч айлык бала һәлак булган, 36 бала җәрәхәт алган.

Мәгълүм булганча, быелның 12 июленнән 7дән 11 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланмаларсыз машинада йөртергә рөхсәт бирә торган төзәтмәләр гамәлгә керде. Әмма Л.Габдрахманов куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан бу яшьтәге балаларны барыбер махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев