Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар куркыныч ятьмәгә эләкмәсен!

Бүген тормыш-көнкүрешебезне кәрәзле телефон, компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Ә алар безне виртуаль дөньяга алып чыгучы тәрәзә ролен үти. Дөньяны танып белүдә, теге яки бу өлкәдәге белемнәрне арттыруда интернетның роле зур, әлбәттә. Ләкин медальнең ике ягы булган кебек, замана технологияләренең кеше акылына тискәре йогынтысы булуын да танырга кирәк. Бигрәк тә интернет дөньясында “яшәүче” үсмерләр өчен. 

Балаларга психологик атака

Бүген социаль челтәрләрдәге куркыныч төркемнәрнең исәбе юк. Аларны деструктив төркемнәр дип атыйлар. Белгечләр кеше психологиясенә тискәре йогынты ясаучы, хәтта гомерен куркыныч астына куючы андый төркемнәрнең саны 300гә якынлашып килә дигән фикердә. Хулиганлыкка, террорчылыкка, үз-үзеңә кул салуга өндәүче әлеге төркемнәрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын массакүләм мәгълүмат чаралары сөйләп, күрсәтеп тора. Әле анда, әле монда үсмерләрнең мәгънәсез үлеме, башкаларга да зыян салуы турында җанөшеткеч хәбәрләр ишетелә. Әлегә бу бәлаләр бездән ерак кебек. Әмма виртуаль дөньяда ара ераклыгы юк. Социаль челтәрләрдә утыручы һәркем, үзе дә сизмәстән, деструктив төркемнәр кармагына эләгергә мөмкин. Белгечләр әлеге кармакка күбрәк 10-18 яшьлек үсмерләрнең кабуын ассызыклый. 
– Әйтик, үсмер социаль челтәрдәге чәчәк үстерергә өйрәтүче төркемгә яки яңалыкларга язылырга мөмкин. Ә ул, билгеле бер вакыттан соң, деструктив юнәлешкә үзгәртелә. Шуннан соң башлана да инде баланың аңын штурмлау. Төркемнең администраторы мавыктыргыч уеннар, биремнәр белән үсмерне бик тә куркыныч психологик ятьмәгә эләктерә. Ә аннан чыгу бик авыр. Уен белән башланган мавыгу үлемгә дә китерергә мөмкин, – ди район башлыгының террорчылыкка һәм коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.
Кибердружиналар актив эзләнүдә
Дружиначылар дигәч тә күз алдына җәмәгать урыннарында тәртип саклаучылар күз алдына килә. Кибердружина әгъзалары да (аларны киберволонтерлар дип тә йөртәләр) тәртип сагында. Алар интернет челтәрендәге законсыз мәгълүмат таратучы һәм җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәшә. Җәмәгать башлангычындагы мондый берләшмәләр илдә 2011 елда ук төзелә башлаган. Бүген кибердружиначылар Россиянең 40ка якын субъектында эшли, шул исәптән Татарстанда да. Безнең районда әлеге берләшмә өч ел элек төзелде. Аның эшчәнлеге өчен “Форпост” һәм “Яшь армия” берләшмәләре җитәкчесе Илнур Сабиров җаваплы. Берләшмә составында мәгариф, яшьләр һәм спорт өлкәсендә эшләүче җиде белгеч исәпләнә.
– Кибердружинага террорчылыкка каршы республика комиссиясе деструктив төркемнәр исемлеген тәкъдим итә. Аларны кибердружиначыларга бүлеп бирәбез. Бер белгечкә 50шәр деструктив төркем туры килә. Безнең бурыч – аларның “подписчиклары” арасыннан Мөслим балаларын эзләп табу һәм мәктәп җитәкчелеге һәм әти-әниләре ярдәмендә аларны әлеге төркемнәрдән чыгару, – ди Илнур Сабиров.
Кибердружина әгъзалары үткәргән мониторинглауның нәтиҗәсе бар. Кыска гына вакыт эчендә алар 271 деструктив төркемгә блок куюга ирешкән. Бу юнәлештә киберволонтерлар Айгөл Шыгаепова һәм Лусинэ Гаспарянның аеруча нәтиҗәле эшләвен әйтергә кирәк. 
Киләчәк буын өчен куркыныч тудыручы бу проблемага киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү кирәк. Ата-аналар да балаларының “ВКонтакте” төркемендәге битләрен карап-күзәтеп торырга, виртуаль дуслары белән кызыксынырга, нинди сайтларга керүләрен контрольдә тотарга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X