Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар – китапханәдә

Мөслим балалар китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “Без тормышны сайлыйбыз!” исемле акция бара.

Акция кысаларында 1 декабрь көнне Мөслим гимназиясенең 6 сыйныф укучылары белән беренче очрашу үтте. Чара барышында яшүсмерләргә СПИД авыруы турында мәгълүмат бирелде. 
Игелеклелек декадасы һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Без тормышны сайлыйбыз!» акциясе кысаларында коррекция мәктәбенең 5, 6 сыйныф укучылары да үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Балалар китапханәсе җитәкчесе Зилә Кашапова «Безнең сәламәтлеккә зыян салучы гадәтләр» исеме астында уен-викторина үткәрде. Укучылар презентация карадылар, төрле китапларга күзәтү ясадылар. Соңыннан балалар, ике командага бүленеп, укыган китаплары турында белемнәрен тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев