Реклама
ТР Балалар китапханәсе үткәргән "Якташ язучым исеме белән туган ягымны данлыйм" дип исемләнгән республикакүләм электрон презентацияләр конкурсында 30 районнан 118 китапханәче катнашты.
Безнең районнан балалар китапханәсе мөдире Ханә Сәхбетдинова балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган презентациясе белән конкурсның I дәрәҗә дипломына лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз