Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иминлеге – уртак бурыч

Укучыларның язгы каникуллары бара. Бу чорда балалар аеруча үз иркенә тапшырылган. Нәкъ шушы вакытта республика күләмендә уздырылучы "Язгы каникулар-2017" профилактик акциясе балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтүне күз уңында тота. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар уздыра. Каникуллар башланганчы мәктәпләрдә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр...

Укучыларның язгы каникуллары бара. Бу чорда балалар аеруча үз иркенә тапшырылган. Нәкъ шушы вакытта республика күләмендә уздырылучы "Язгы каникулар-2017" профилактик акциясе балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтүне күз уңында тота. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар уздыра. Каникуллар башланганчы мәктәпләрдә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде. Акция барышында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар оештырыла. Өч көн эчендә генә дә балаларын махсус креслодан һәм иминлек каешларыннан башка утыртучы 12 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелеп, һәммәсенә дә өчәр мең сум штраф салынган.

- 22 март көнне Мөслимнең "Карлыгач" балалар бакчасында "Күренеп тор" акциясе дә үткәрелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга яктылык кайтаргыч браслетлар, фликерлар таратты, - ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Тәүлекнең караңгы вакытында балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу зарур. Караңгы тиз төшкән көннәрдә бу аеруча мөһим. Мондый браслетлар урамнарда да таратыла. Алар республика Эчке эшләр министрлыгыннан районга 400 данә кайтарылды. Юл кагыйдәләрен үтәмәүче, юлны тиешсез урыннарда аркылы чыгучы балаларны ачыклау буенча да эшчәнлек көчәйтеләчәк. Тиешсез урында юлны аркылы чыккан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 18 балага махсус карточкалар төзелде.

- Кече яшьтәге мәктәп балалары, юл читендә уйнап, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Шуңа да балаларны, аеруча башлангыч сыйныф укучыларын урамда караучысыз йөртергә ярамый. Ата-аналар, балаларның абый-апалары, укытучылар да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, исләренә төшереп торырга бурычлы, - ди лицей укытучысы Алсу Латыйпова.

Каникуллар чорында район юлларында "Бала - төп пассажир" профилактик акциясе дә бара. Әти-әниләр язгы каникуллар чорында балаларының сулыкларга бару куркынычы турында да онытмасыннар иде.

- Җылы һава торышы саклангач, сулыкларда боз катламының калынлыгы әкренләп кими башлый. Язгы боз эри башлагач, боз өстенә керү - һәркем өчен зур куркыныч тудыра. Боз өстендә уйнарга яратучы балаларның гомере куркыныч астында дияр идем, - ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгече Ленар Фәрхетдинов.

Балаларның үзләренең генә сулыкларянында булуы төрле фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин. Әлбәттә, белгечләр, махсус хезмәт вәкилләре генә кисәтү җитми. Беренче чиратта, балаларының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы турында әти-әниләр кайгыртырга бурычлы. Алар балаларга язгы боз катламының куркыныч икәнен һәм язгы чорда сулыклар янында булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга тиеш, ди белгечләр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен каникуллар чорында гына түгел, ә ел әйләнәсе төгәл үтәргә кирәк.


Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X