Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗаты. Җир йөзендә иң кадерле әнием!

Әни... Әнием! Бу сүзне һәр көнне әйтә алу нинди зур бәхет! Иртән өйдә әниемнең якты йөзен күрү, җылы сүзләрен ишетү ничек рәхәт.

Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат – якты дөньяга килгәнче үк безне кайгыртучы, йомшак куллары белән сыйпап, назлы итеп эндәшеп безне йокыдан уятучы, кайгы-шатлыкларыбызны уртак итүче газиз әниебез. 
Әниләр турында бик күп сөйләп була, алар турында бик күп җырлар, шигырьләр бар. 

 

Авырлыклар килсә бу тормышта, 
Көенгән дә элек – әниләр. 
Кайгыларны җиңеп, шатлык килсә, 
Сөенгән дә элек – әниләр. 

 

Әни, әнием! Бу сүзне бик назлап, кадерләп әйтәбез. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы сүз белән җиткерәбез. 
Әнием! Безгә җан биреп кенә калмыйча, сау-сәламәт итеп үстерү, кирәкле кеше итеп тәрбияләү өчен күпме көч түккәнсең! Олыларны ихтирам итәргә, гадел, эчкерсез, ярдәмчел булырга да өйрәтүчебез – син, әни! Без болар өчен һәрвакыт әниләргә бурычлы. Иң авыр вакытларда да безгә әниләр ярдәмгә килә. Алар иң дөрес киңәш тә бирәләр, туры юлын да күрсәтәләр. Әниләребезнең җылы карашы, кирәк чакта ачуланучы, ә күп вакыт назлап караучы күзләре безне һәрдаим озата баралар. 
Әниле кеше – бик бәхетле кеше ул. Мин шулай дип уйлыйм. Иртән йокыдан тәмле итеп, назлап: ”Кызым, тор”, – дип уятучы, “Сау бул, яхшы билгеләр ал”, – дип, мәктәпкә озатучы, дәрестән соң кайтуга тәмле сыйлары белән каршы алучы, һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торучы, мине һәрвакыт кайгыртучы, кич белән ятканда: “Тәмле йокы”, – дип йокларга яткыручы әнием, әнкәм бар. 
Әнием Гөлназ – минем чын дустым, киңәшчем. Беркемгә сөйли алмаган сүзләремне, серләремне мин әниемә рәхәтләнеп сөйли алам, киңәш сорый алам. 

 

Әниебез энем Дилүскә һәм миңа – ышанычлы терәк, әтиемә – ышанычлы тормыш юлдашы, туганнарыбызга ягымлы туган булып, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы булып һәр туган көнгә сөенеп яши. 
Әниебезгә мәхәббәтебезне гап-гади өч сүз белән: “Син безгә кирәк”, – дип аңлатасы килә. 
Гаилә учагыбызны сүндермичә, әниебез белән бергә гел елмаеп, куанып яшәргә язсын безгә. 
Зилә Солтанова. 
Ташлыяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев